Ураза вакытында ничек тукланырга?

Рамазан ае җиткәч, укучыларыбыздан, ураза тотканда ничек тукланырга, нинди ризыкларга өстенлек бирер­гә, дигән сораулар күп килә. Соңгы вакытта, сарымсак, имбирнең нинди файдасы бар, дип кызыксынучылар да күбәйде. Әлеге сорауларны Татарстанның атказанган табибы, терапевт Минзаһид Якуповка юлладык. Ул укучыларыбыз сорауларына тәфсилләп җавап бирде.

:: Минзаһид әфәнде, сәхәр ашаганда нинди ризыкларга өстенлек бирергә киңәш итәсез?

– Иртәнге якта боткалар, кипкән җимешләр ашау файдалы. Гомумән, ураза аенда кипкән җиләк-җимеш ашарга кирәк. Мин үзем көнгә бер инжир, өч күрәгә, ике кара­җимеш, берничә хөрмә ашарга тәкъдим итәм. Дөрес, күп­ләр хөрмәне авыз ачканда ашарга киңәш итә. Хәер, аны кайчан куллансаң да файдалы. Ашар алдыннан аларны яхшылап юып, сүрән генә утта биш минут чамасы кайнатып чыгарырга кирәк. Табиб буларак әйтәм: хәзер биг­рәк тә чисталыкка игътибар итү зарур. Гадәттә башта инжирны кулланалар, аннан күрәгә ашыйлар, кара җимеш белән тәмамлыйлар. Калган суын, төптәгесен калдырып, шикәр салмыйча гына эчәргә дә була.

Ураза тотканда берничә таләпкә игътибар итәргә кирәк. Сыеклыкның билгеле бер күләме булырга тиеш. Әйтик, ике-өч литр сыеклыкны бер тукланганда эчеп булмый. Менә шушы ашларны, суларны, чәйләрне ике мәртәбә тукланган вакытта куллану мәслихәт. Сыеклык көнгә ике литрдан да ким булмаска тиеш. Компотлар, баллы ризыклар куллансаң, билгеле, тагын да ныграк эчәсе килә. Мин үзем яшел чәй тәкъдим итәм.

:: Соңгы вакытта, эпидемия аркасында, сарымсак, имбир күп сатыла башлады. Аны да иртәнге якта куллану хәерлерәк, диләр.

– Әйе, яхшы киңәш. Тик бу яшелчәләр хәзер шактый нык кыйммәтләнде. Билгеле, мөмкинлеге булган кешеләр рәхәтләнеп куллана ала. Аны болай гына, ипи белән генә ашау ашказанын ярсытырга мөмкин. Шуның өчен иртән, туклана торган ризыгыңның яртысын ашаганнан соң, сарымсакның бер тешен пычак белән ваклап, чәйнәмичә генә ризык белән бергә йотып җибәрү мәслихәт. Сарымсак иммунитетны ныгыта. Сәламәтлекне ныгыту өчен аны көн саен, утыз көн дәвамында кулланырга кирәк. Моның файдасы бик зур. Гомумән, иммун системасының сәламәтлеге 80 процентка эчәкләрнең саулыгына бәйле. Сарымсак эчәкләрнең саулыгын тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Гомумән, аның файдасы әйтеп бетергесез зур: бу хакта сөйләргә дә сөйләргә кирәк.

Инде имбиргә килгәндә, ул да иммун системасын ныгыта, эчәклектә булган чир таратучы микробларны үтерә. Дөрес, аның тәэсире икенчерәк, анда микроэлементлар күп. Гадәттә сарымсак теше кадәр имбирне вак­лап-турап, берничә минут чәйгә салып тотканнан соң, эчәргә киңәш итәләр. Балга салып, бал белән бутап эчү ысуллары да бар.

:: Авыз ачуны кемдер хөрмә ашаудан, кемдер су эчүдән башларга тәкъдим итә.

– Авыз ачуны мин һәрвакыт су йотып куюдан башларга тәкъдим итәм. Суның температурасы бүлмә температурасыннан чак кына җылырак булырга тиеш. Ашказанын, эчәкләрне йомшарту, андагы киеренкелекне киметү өчен зарур бу. Суны кырык градуска кадәр җылытып эчсәң, ашказанында җыелган микробларны үтерә дип тә әйтәләр. Кайнар кирәк түгел, 36 – 40 градус тирәсендәге су булсын. Туклану барышында салкын су эчәргә тәкъдим итүнең үз сере бар. Салкын су эчәсең икән, ашказаны кыскара. Шул рәвешле, азрак ризык ашап та, кеше үзен тукландым дип хис итә. Кайбер кеше, ярты чиләк ашап та, туймаска мөмкин. Шуңа күрә ашказанын бераз кысарга, күләмен киметергә тәкъдим итәбез.

:: Безнең халык ит ашарга ярата инде…

– Ит ашарга кирәк, әмма аны азрак куллануың хәерле. Атнага биш йомырка ашасаң яхшы. Йомырка бик туклык­лы: анда организмга кирәкле булган аксымнар, аминокислоталар бар. Төрле боткалар ашарга кирәк дип әйттем инде. Билгеле, көн буе ач тордым дип, кичен ашказанын тутырып куйсаң, юньләп йоклап булмаячак.

Әлбәттә, яшелчәләр ашау да файдалы. Салатлар ясаганда эшкәртелмәгән, табигый үзлекләрен югалтмаган көнбагыш мае кулланырга кирәк. Әгәр мөмкинлегең бар икән, зәйтүн мае да кулланырга була. Эчәкләр яхшы эшләсен өчен, клетчаткага бай булган чөгендер салаты бик файдалы. Гомумән, пешкән чөгендер ашагыз. Көн саен берничә кисәк чөгендер ашарга мөмкин. Эч катмасын өчен бик яхшы ул. Сыйфатлы, көнендә ясалган кефир бик файдалы. Шуңа күрә сәхәрдәме, ифтар вакытындамы аны бер стакан эчәргә кирәк.

Билгеле, ураза вакытында әллә ни ашап булмый. Рамазанның беренче атнасы, бигрәк тә өч-дүрт көне кыен. Аннан, әкренләп, организм өйрәнә.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

 


Фикер өстәү