Без – зур үзгәрешләр алдында. Узып баручы каршылыклы елга әдәбият-сәнгать әһелләре әнә шундый бәя бирә. Ел башы Камал театрының яңа бинасы проекты тирәсендәге бәхәсләр белән башланып китсә, аңа яңадан-яңа дулкынланулар өстәлеп кенә торды. Без үз юлыбызны эзләүгә керешергә торганда, көнбатышта рус әдәбияты тыелды, кино сәнгате зур фестивальләргә чыга алмады, мәдәният исә Россия кануннарына яраклаштырыла башлады. Аның җимешен без әле алдагы елларда татырбыз. Елның төп казанышлары нидән гыйбарәт соң? Шуларны барлыйк әле.
Ел төзелеше
Февральдә Камал театрының яңа бинасы проекты тәкъдим ителсә, апрельдә Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең урыны билгеле булды. Шул урындагы «Кырлай» паркының Яңа Савин районындагы Җиңү паркы янына күченәчәге игълан ителде. Яңа урынга балаларны хәзердән ияләштерәләр инде. Җиңү паркы белән «Парк Хаус» сәүдә үзәге арасында боз шәһәрчеге калкып чыкты. Быелгы төзекләндерүләргә килгәндә, «Мир» кинотеатры залы матурайды. Казанның «Салават Күпере» торак комплексы һәм Әлмәт шәһәре яңа парклы булды.
Театрлар
Бу өлкәдә тамашачы өчен чын мәгънәсендә көрәшергә туры килә. Пандемия чорында өйдә утырырга күнеккән тамашачыны ничек тә яңадан театрга ияләштерергә, яңа алымнар, формалар эзләргә туры килә. Бу җәһәттән Тинчурин театры актив булды. Ел әйләнә театр буйлап экскурсияләр оештырудан тыш, төрле тәҗрибәләргә алынды. Дөрес, аның кайсы кабул ителде, кайсы юк. «Умай» лабораториясенең «Ал яулык, зәңгәр шәл»е тамашачы күңеленә ятып бетмәде. Шушы ук спектакль, театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Алтын битлек» конкурсында мактауга лаек булган. Чакырылган режиссер Сәрдәр Таһировский куйган «Хан кызы Турандык» кыюлыгы белән истә калды. Ә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан кабат яңартылган «Кара пулат» операсы халыкара «Алтын Трезини» конкурсында дипломант булган. Киләсе елда театр «Идегәй» дастанын тәкъдим итәргә җыена. Шулай ук Ркаил Зәйдулла әсәре буенча «Ашина» спектакле әзерләнә. Саллы әсәрләр белән тинчуринлылар театр оешуның 90 еллыгын каршы алырга әзерләнә.
Тамашачы арасында фестивальчеләр булып танылган Әлмәт театрында хәлләр ничек? Театр директоры Фәридә Исмәгыйлова әйтүенчә, ел уңышлы булган:
– Театрга соңгы өч ел, пандемияне да кертеп, сынау булды. Әмма ничек кенә булса да, бөтен өлкәләр кебек үк мәдәният тармагы да эшли, алга бара. Быел премьералар күп чыкты. Россия күләмендә ниндидер дулкынланулар, талантларның чит илләргә китүе күзәтелсә дә, Татарстанда бу җәһәттән тыныч, репертуарлар да тотрыклы. Бу ел Әлмәт театры өчен уңышлы: дәүләт заданиесен үтәдек, бер-бер артлы яхшы премьералар чыгардык. Ел башындагы «Тантана»да да бөтен уңышны Әлмәт театры җыеп алды бит. «Җил артыннан» (режиссеры – Камил Тукаев) спектаклен прокатка чыгардык дип тә әйтә алабыз. Аны 25 тапкыр уйнадык, өстәвенә фестивальләрдә җиңү яуладык. Режиссер Айдар Җаббаров «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен куйды, артистлар өчен бу үзе бер мәктәп булды. Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган «Ана җыры» бик уңышлы бара. Моның өстенә ел дәвамында 10 фестивальдә катнаштык. Әмма иң зур уңыш – труппаның исән-сау булуы, репертуарның тотрыклылыгы. Барыбыз да исән-сау булыйк.
Буа театры җитәкчесе Раил Садриев фикеренчә, мәдәният – ил сәясәтенең аерылгысыз өлеше:
– Мәдәният, башка тармаклар кебек үк, үзгәрешләр чорына керде. Яңа төрле, халык таләбенә туры килгән спектакльләр кирәк, эзләнергә, уйланырга кирәк. Әле без – мәдәнияттә үзгәрешләрнең башында гына. Ник дигәндә, бер калыпка кергән иҗатка кызыксыну югала, бу – котылгысыз процесс. Дөнья күләмендә үзгәрешләр барганда, башкача булмый да. Чөнки авыр чакта мәдәният һәрвакыт алгы планга чыккан. Әлегә, башка төсләрнең барлыгын онытмыйча, ак белән караны аеру процедурасы башланырга тора. Бу җәһәттән без – шул юлда. «Шобага», «Фатыйма», «Дәрвиш» – хәзерге көн таләбенә туры китереп куелган. Җыеп әйткәндә, илнең сәясәтеннән, икътисадыннан бернәрсәне дә аерып булмаган шикелле, сәнгатьне дә аерып булмый. Шуңа безнең алда зур бурычлар тора. «Пушкин картасы»н гына алыйк. Әле без аның да яртысын гына файдалана алдык. Бу бит – зур сумма! Шуңа әле безнең эшлисе эшләр бик күп. Ә эшләп була! Безнең буын киләчәккә юл күрсәтү өчен юлга сузылып ятарга әзер. Бер караганда, мин тылсымлы заманда яшибез дип уйлыйм. Чөнки нәрсә уйлыйсың – шул алдыңа килә, нәрсә телисең – шул килеп чыга. 1995 елда үзгәрешләр кичердем, шул чакта кыйбламны үзгәрткән идем. Шуннан бирле туплап килгән уйларымны «Дәрвиш» спектаклендә җиткерә алдым дип уйлыйм.
Әдәбиятта тыюларга килгәндә, аны бер юләрлек кебек кабул итәм. Тормышта иң начар әйбер – артыгын кылану. Ул – гөнаһ. Хәзерге заманда бу хис бигрәк тә алгы планга чыга. Кайдандыр куштырнаклар эчендәге патриотлар килеп чыга һәм артыгын кыланып ташлый. Дөрес, вакыт барысын да үз урынына куячак. Бу ярамый, моны тыярга дигән кешеләрнең дөрес эшләмәгәнлекләре утыз елдан килеп чыгарга мөмкин. Шуның өчен һәр кешенең эчендә компас булырга тиеш. Безнең буында ул компас бар. Чөнки без совет заманын да күргән, туксанынчы еллар азгынлыгында да югалмаган. Без әйбәт белән әйбәт түгелне аралый беләбез.
Авылдагы профессиональ театрыбыз – Әтнә театрында да быел премьералар шактый булды. Алар арасында театраль гурманнар өчен булган «Ак пароход» спектакле дә, киң катлау тамашачыга адресланган «Хыял йорты», «Кар астында кайнар чишмә» кебек спектакльләр дә бар. Моннан тыш театр, Гомәр Мәрданов исемен мәңгеләштерү йөзеннән, театраль фестиваль оештырган. Нәтиҗәдә, әлеге фестивальдә җиңүчеләр театр училищесына укырга керергә җыена.
Төп театр Камалда да үзгәрешләр шактый. Беренчедән «Шәрык клубы» активлашты. Көн саен чаралар уза, алар арасында лекцияләр, спектакльләр күрсәтелә, балалар өчен тамашалар оештырыла. Нинди спектакльләр дигәндә, «Бичара кыз», «Гөлҗамал», «Безнең шәһәрнең серләре». Күргәнегезчә, классик әсәрләр. Төп бина хәлләренә килгәндә, 4 премьера чыгарылды. Алар арасыннан «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле баш режиссерның юбилеена багышланды.
Әдәбият
Без – укымышлы халык, дип әйтергә яратабыз бит инде. Бер караганда, милли китапханә саннары моны раслый да. Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ел дәвамында 322426 китап укырга алынган. Алар арасында уникаль китаплар – 30 мең тирәсе. Бер китапны ел дәвамында уртача 11 мәртәбә өйгә укырга алалар икән. Иң укылган китапларга килгәндә, беренче урында рус әдәбияты һәм унлыкның башында Гүзәл Яхинаның «Эшелон на Самарканд» романы тора. Иң укылышлы татар әдәбияты – Әлфия Ситдыйкованың «Дөнья тәгәрмәче», Рифат Сәлахның «Ак фәрештә», Сәмига Сәүбанованың «Кырау суккан алмагач» китаплары. Иң күп укылган китаплар арасында, кызганыч, татарчалар юк. Иң күп укылган үсмерләр китаплары арасында да андыйлар күренми. Иң популяр фәнни-популяр әдәбият арасында татар китаплары юклыгын сез инде болай да төшенгәнсездер.
Татарстан китап нәшриятыннан иң күп сатылган китаплар исемлеген алдык. Болар – рус телендә чыккан «Шүрәле», русча татар халык әкиятләре һәм «Секреты татарской кухни» китаплары. Аңлашылганча, бар да рус телендә. Татар әдәби китаплары арасында иң күп сатылганы – Әлфия Ситдыйкованың «Таш тамыры», Нәбирә Гыйматдинованың «Үлмәс» романы. Сатылган данәләрне чагыштырсак, татар китаплары русчалардан бик күпкә калыша. Ни кызганыч, татар китабын укучылар саны елдан-ел зур саннарда кими.
Каләм әһелләре агымдагы елны нинди кәеф белән озата соң? Шагыйрә Гөлүсә Батталова аны балигъ булу елы дип атый:
– Нәрсә уйлаганын әйтергә, аны шигырь юлларына төшерергә һәм аны укучылары белән тиз арада бүлешергә өйрәнгән кешегә бу ел җиңел булмады. Ул күңелемдә авыр кайтаваз алды, иҗатым сөрлегеп калды. Әмма шул ук вакытта бу ел бик күп нәрсәләргә төшенергә ярдәм итте. Мин бу елга кадәр дөньяга алсу күзлектән караган кызчык булганмын икән. Быел шагыйрә буларак балигъ булдым. Ул эзсез үтмәс, иртәме-соңмы иҗатымда чагылыр.
Быел гыйбрәтле күзәтүләр ясадым. Кайбер кешеләрне яңа яктан ачтан ачтым. Кайбер ачышлар көтелмәгәнчә булды. Кайвакытта сүзең һәм гамәлләрең белән дөньяны үзгәртә алмасаң да, кешеләргә рухи терәк булырга кирәклегенә төшендем. Бу минем өчен кайчак зур җиңү булды. Дөнья ак һәм кара төстә генә була алмый шул. Ә гомумән әдәбият дөньясына күз салсак, минем өчен табышлар күп булды. Кызыклы китаплар чыкты, бу җәһәттән мин әдәби бәйгеләргә бик рәхмәтле. Алар язучыларга стимул бирә, китап укырга яратучыга исә сыйфатлы әсәрләр бүләк итә. Рүзәл Мөхәммәтшинның «Ләлаләр» хикәясен, Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романын быелгы табышларым дип саныйм. Конкурс минем үземә дә иҗатка этәргеч бирә. Җиңүдә түгел бит хикмәт, иҗат әһелләрен активлаштыруда.
Эстрада
Ел саен уза торган фестивальләргә тукталып тормыйча, эстрададагы төп кәефкә тукталыйк. Алгы планга игелек чыкты, дисәк ялгышмабыз. Артистлар гуманитар ярдәм хәрәкәтенә актив кушылды. Хәйрия чаралары активлашты. Бу җәһәттән Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Раяз Фасыйхов үрнәк күрсәтте. Без – шундый халык инде: авырлык килсә, арбага җигелебрәк тартабыз. Тик менә татар телен ничек саклап калырга? Тел булмаса, әдәбият-сәнгатьнең дә кирәге калмаячак бит.
Гөлинә Гыймадова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat