Тимур Сөләйманов эшеннән китәргә мөмкин

Яңа ел каникулларыннан соң Татарстан Республикасы хөкүмәтендә кадрлар үзгәреше булыр, дип фаразлыйлар. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Тимур Сөләйманов үз урынын калдырырга мөмкин, дип хәбәр итә АиФ-Казань.

Түрә берничә ай элек төзелгән Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеген җитәкләячәк дип күздә тотыла. Бу оешманы еш кына пионер оешмасы белән чагыштыралар — ул шулай ук үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнергә тиеш, моннан тыш, дәүләт төзелеше өчен кече яшьтән перспективалы кадрларны ачыклау үзәгенә әверелергә тиеш.

Әйтергә кирәк, Тимур Сөләйманов министр вазыйфаларына 2021 ел ахырында билгеләделәр.


Фикер өстәү