Кыш бабай белән Кар кызы булып «эшләү»: Идел Кыямов һәм Айгөл Шәкүрова тәҗрибәсе

Бүгенге сәхифәбезгә кунакка Яңа ел бәйрәменең төп геройлары – Кыш бабай белән Кар кызын чакырдык. Ни хәлләрдә икән алар? Кыш бабай – «ТНВ» каналы алып баручысы Идел Кыямов һәм Кар кызы – Камал театры артисты Айгөл Шәкүрова белән сөйләштек.

Кар кызы / Кыш бабай булып кайчаннан бирле «эшлисез»?

Кыш бабай:

– 2013 елдан бирле. Ул вакытта мин – 18 яшьлек егет, театр училищесында укыган чагым. Заказлар табарга укытучыларым ярдәм итте. Ул чакта киемем дә юк иде әле. 2014 елда, әнинең тәкъдиме белән, кием тектердек. Милли Кыш бабай булсын, дип, киемне яшел төстә итәсе булдык. Һәм бик яхшы карар булып чыкты ул: милли киемле Кыш бабай бүгенгәчә зур-зур чараларның кадерле кунагы булып тора.

Кар кызы:

– Күптән түгел генә әле. Тәүге тапкыр театрда эшли башлаган елны, 2018 елны каршылаганда, хезмәттәшләремнең балаларын котлап йөрдем. Шуннан бирле Кар кызы мин.

– Кыш бабай / Кар кызы булуның уңай һәм тискәре яклары нинди?

Кыш бабай:

– Кыш бабайны «Шиномонтаж»да эшләүчеләр белән чагыштырыр идем мин. Сезонлы эш чөнки. Декабрь ахырында берәр атналап акча эшләп калырга була. Аннан соң, балалар белән эшләү – үзе бер рәхәт бит инде ул. Бигрәк тә кечкенә, самими балалар белән күңелле. Монысы – уңай яклары. Тискәре якларга килгәндә, быелгы кебек яңгырлы, җепшек һава торышы бераз кәефне кыра, билгеле. Беренчедән, балалар янына барганда, костюм пычранып бетә. Икенчедән, һава торышы Яңа ел мохитенә туры килмәгәндә бәйрәм кәефе бүләк итү авыррак. Аннан соң, 31е эшләүче Кыш бабайларга кыендыр инде. Гаиләләре булса, бигрәк тә. Ләкин балалар белән эшләгәндә, моның ише вак-төякләр сизелми дә.

Айгөл Шәкүрова

Кар кызы:

– Кар кызы булу бик күп көч таләп итә. Ләкин сабыйларның өмет һәм ышаныч тулы карашларын күрүгә, бу турыда уйламый башлыйсың. Киресенчә, алардан көч аласың. Аннан соң, быел гына бер хәл булды. Тышта узган бер бәйрәмгә юкарак киенеп килгәнмен, күрәсең, бик туңдым. Инде авырырмын, икенче көнне узачак бәйрәмгә бара алмам, дип уйлаган идем. Рәхмәт төшкере, юкка курыккан булып чыктым. Инде бәйрәмнәр беткәч, температурам күтәрелеп, авырып яттым. Күрәсең, организм балаларны котлап бетергәнне көткән. Могҗиза бит!

– Эшегездә нинди кызыклы хәлләр белән очрашканыгыз булды?

Кар кызы:

– Әлеге дә баягы артист балаларын котлап йөргәндә, бер фатирга кергәч, бер бала мине танып алып елый башлады…

Идел Кыямов

– Балалар һәм олылар белән эшләгәндә ниндидер кагыйдәләргә таянасызмы?

Кыш бабай:

– Төп кагыйдә – аудиторияне бутамаска. Кайда һәм кем белән икәнеңне һәм нәрсә сөйләгәнеңне чамаларга кирәк.

Кар кызы:

– Ниндидер кагыйдәләргә таянам дип әйтә алмыйм. Иң мөһиме – кешегә Яңа ел рухы бүләк итәргә, яхшы кәеф таратырга.

– Балаларның Кыш бабайга карата үтенечләре үзгәрәме?

Кыш бабай:

– Балаларның теләк-үтенечләре заманага карап үзгәрә. Яңадан-яңа уенчыклар, гаджетлар барлыкка килеп тора бит. Ә балалар нинди яңа нәрсә күрәләр, шуны сорыйлар.

Кар кызы:

Әллә ни түгел. Элеккечә, кемдер кыйммәтле бүләк сорый, кемдер – киресенчә.

– Үзегез Яңа ел тылсымына ышанасызмы?

Кыш бабай:

– Элек ышана идем. Ә хәзер Яңа елдан нәрсә көтәргә дә белгән юк… Әлеге дә баягы һава торышына бәйләнәм инде. Быел кыш үзенчәлеклерәк бит, Яңа ел рухы бик сизелми. Аннан соң, тылсым турында уйларга вакыт та юк: һаман чабабыз, ашыгабыз, кыскасы, елны тәмамлыйбыз.

Кар кызы:

– Әлбәттә! Мин әле дә Кыш бабай белән Кар кызының барлыгына ышанам. Алар теләгән теләкләрне үзләре түгел, ә, әйтик, башка кешеләр аркылы җиткерәләрдер. Яңа ел – иң яраткан бәйрәмем.

– Укучыларга Яңа ел теләкләре дә җиткерсәгез иде.

Кыш бабай:

Бәйрәмне саулык-сәламәтлек белән каршыларга язсын! Нәрсә елы гына булса да, безгә барыбер ат кебек җигелеп эшләргә туры киләчәк. Шуңа күрә 2023 елда исән-имин эшләргә насыйп булсын. Бәхетле булыйк!

Кар кызы:

Күңел түрегездә йөрткән иң изге теләкләрегез тормышка ашсын! Яңа ел бары тик сөенеч китерсен! Сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

 


Фикер өстәү