Мөслим районының Күбәк авылында яшәүче Ильфира һәм Ирек Камаловлар Яңа ел бәйрәменә өйләрен 1986 елдан бирле бизиләр. Алар бик күп ятимне әти-әниле иткән кешеләр. Инде алып үстергән балалары буй җитеп, үзләре гаилә көтә. Әле дә яннарында 7 бала яши икән. Әнә шул сабыйлар һәм оныклары сөенсен өчен, алар ел да өйләрен һәм йорт тирәләрен бизи.
– Өйне декабрь башында ук бизәргә тотынабыз. Иң беренче тапкыр армиядән кайткач, өй каршына Кыш бабай белән Кар Кызы сыны ясап куйган идем. Шуннан бирле сыннар ясыйм, йорт матурлыйм, – ди Ирек абый. – Яңа ел һәр кешегә сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы алып килсен иде. Гаиләләр тату булсын, балалар ятим үсмәсен.
Гөлгенә ШИҺАПОВА