Иске яңадан саклый: яңа елда техника сатып алырга теләүчеләргә нәрсәгә өметләнергә?

Монысы да ярап торыр. Быел илдә яшәүче һәр ике кешенең берсе көнкүреш техникасы сатып алудан баш тартырга мәҗбүр булган. Халыкның тагын өчтән бере алдан фаразлаганнан азрак җиһаз сатып алуын әйткән. Исеме танылган кредит оешмасы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре бу. Кибет киштәсендәге үтүк-чәйнекләргә ни булган? Киләсе елда суыткыч-телевизор сатып алырга теләүчеләргә нәрсәгә өметләнергә? Бу сорауларга «ВТ» хәбәрчесе ачыклык кертергә тырышты.

«LG» түгел, «Витязь»

Сораштыруда катнашучылар быел көнкүреш техникасы сатып алуга бәйле итәк-чабуларны кыскартырга мәҗбүр иткән сәбәпләрне дә атаган. Иң беренче чиратта, аның бәясе кыйммәтләнүен әйткәннәр. Сораштыруда катнашучыларның 53 проценты шул фикердә. Халыкның өчтән бере әйтүенчә, дөньядагы хәлләр кискен үзгәреп китү сәбәпле, моңа кадәр тузан суырткыч яки кер юу машинасына дип саклаган акчаны башка нәрсәгә тотарга туры килгән. Сайлау мөмкинлеге булмау (15 процент) һәм чит ил брендларының ил базарыннан китүе (13 процент) аркасында да көнкүреш техникасы кибетләрен читләтеп уза башлаганнар.

Сатып алучысы юкмы, әллә сатарлык товар калмаганмы? Бу сорауга җавап эзләп, башкаладагы көнкүреш техникасы кибетенә юл тоттык. Яңа ел алды мәшәкатьләренең «кайнап торган» вакыты булуга карамастан, кибеттә кеше бик аз. Залда кызыл футболка кигән сатучылар сатып алучыларга караганда да күбрәк кебек тоела. Килеп керешкә тагын бер нәрсә шунда ук күзгә ташлана: телевизор, компьютер, ноутбукларның барысының да экраннарын сүндергәннәр. Әллә ничек кенә, телевизор рәтләре арасында йөргәндә үзеңне караңгылыкка чумган кебек хис итәсең. Ә көнкүреш товарлары җитәрлек.

– Көнкүреш техникасына кытлык юк, – ди сатучы Рөстәм Фазлыев. – Телевизорлар да, суыткычлар да, микродулкынлы мичләр дә, кер юу машиналары да җитәрлек. Брендлар гына үзгәрде. Мәсәлән, «LG» телевизорлары кибеттә калмады да диярлек. Булса да, йә ул киштәдә торган товар, йә бәясе «тешли». Чит ил брендлары китү сәбәпле, «Bosch», «Hotpoint», «Indesit» кебек фирмалар да – сирәк күренеш. Хәзер чит ил продукциясенең күп өлеше Казахстан, Үзбәкстан кебек илләр аша кайта. Бу исә бәягә турыдан-туры тәэсир итә.

Аның каравы кибет киштәләрендә яңа исемнәр күзгә күренеп арткан. Моңарчы колак ишетмәгән «Comfee» микродулкынлы миче янында «Marta» чәйнеге сатыла. «Grundig», «Artel», «Hi» телевизорлары янына үзебезнең «Витязь» кереп сыенган.

– Чит ил товарларына көндәш булырлык брендлар җитәрлек. Бүген сатуда булган фирмаларның күбесе яңалык түгел. Алар моңарчы да бар иде, әмма чит ил брендлары күләгәсендә кала килделәр. «Grundig» фирмасы – Германиянеке, «Artel» – Үзбәкстанныкы, «Marta» һәм «Hi» – үзебезнең җитештерүчеләр. Дөрес, халык аларга әлегә бик шикләнеп карый. Быел Кытай брендлары яхшы үсеш алды. Алар базарның бушап калуыннан бик оста файдалана. Мәсәлән, кибет киштәсендә Кытайның «Comfee» бренды товарлары бермә-бер артты, бәяләре дә чагыштырмача арзан. Бәяләр ел башында, махсус хәрби операция игълан ителгәч кискен кыйммәтләнде. Ул вакытта кибеттә товар бетә икән дип, халык дәррәү кубып тузын суырткыч, савыт-саба юу машинасы ише техника сатып ала башлады. Запаска дип берьюлы икешәр телевизор сатып алучылар да бар иде хәтта. Җәй көне бар да үз җаена кайтты. Сатып алучылар сизелерлек кимеде. Хәзер дә күбрәк Яңа елга бүләккә дип чәйнек, кесә телефоны ише билгеле бер товарлар гына  сатып алалар, – ди Рөстәм Фазлыев.

Тәлинкәне үзең юасы

Быел кайсы көнкүреш техникасын азрак сатып алганнар? Илнең Аналитика үзәге белгечләре әнә шул сорауга да җавап эзләгән.

Баксаң, бүген барыннан да бигрәк савыт-саба юу машинасы белән кызыксынучылар азрак икән. Алдагы ел белән чагыштырганда, әлеге төр товарга сорау күрсәткече 18 процентка кимегән. Икенче урында – ризык пешерү панеле һәм  кыска дулкынлы мич (14 процент). Кофе кайнату җайланмалары һәм кофе машиналары да быел 13 процентка начаррак сатылган. Беренче бишлеккә  газ плитәләре (10 процент) һәм компьютерлар (9 процент) да эләккән. Аның каравы илдә яшәүчеләр, бу урында гүзәл затлар дип тә өстәп әйтәсе килә, кер юу машинасыннан баш тартырга әзер түгел. Ник дисәң, әлеге төр техниканы сату күрсәткече узган ел дәрәҗәсендә сакланган.

– Быел яңа йортка күчмәгән булсак, мин дә көнкүреш техникасы сатып алудан баш тартучылар рәтенә кергән булыр идем, – ди Кәрим Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева. – 15 еллап бу эшкә болай зурдан кубып тотынган юк иде. Ә яңа йортка искесен алып китеп булмый бит инде. Шуңа күрә, ничарадан бичара дигәндәй, көнкүреш техникасы сайларга мәҗбүр булдык. Үзегез дә сизәсездер, яңа техниканың сыйфаты елдан-ел начарлана. Хәер, ул телевизор-суыткычларга гына да бәйле түгел. Бүгенге тормышта нәрсәгә генә кагылсаң да, аның сыйфаты начар якка үзгәрүен сизәсең. Без –совет чорында үскән кешеләр. Шуңа күрә сыйфат тамгасы сугылган әйберләр гомер буе хезмәт иткәнгә ияләшкән. Ә хәзер әйберне тотып карыйсың да, ул бер көнлек кенә кебек. Шуңа акчаны да артык әрәм-шәрәм итәсе килми. Техника сайлаганда да кыен булды. Ирем белән икәү төрле кибетләрне йөреп чыктык. Сайлый торгач, интернетта бер кибет таптык. Берьюлы җиде төрле көнкүреш техникасы сатып алдык. Сыйфаты да әйбәт, бәясе дә артык кыйммәт булмады дип саныйм.

Тинчурин театры артисты сүзләренә караганда, ул танылган брендларның китүенә әллә ни аптырамаган.

– Әйтәләр бит әле: әгәр чынбарлыкны үзгәртә алмасаң, димәк, моңа мөнәсәбәтеңне үзгәртергә кирәк, диләр. Менә мин дә шул фикердә. Кулда булганның барлык уңай якларын барлап чыгам да, шул әйбергә чын-чынлап гашыйк булып, рәхәтләнеп яшим. Минемчә, чит ил брендлары китүенә артык борчылырга кирәкми. Суыткыч, индукцияле плитә, мич ише аш бүлмәсе техникасы сатып алдык. Аларны Мәскәүдән кайтардылар. Алла боерса, бурычларны исән-сау түләп бетерергә язсын. Беренче катны җиһазлап бетердек инде, – ди Зөлфия Вәлиева.

Искесе дә ярый

Аңлашыла ки, яңа суыткыч яки үтүк сатып алырга теләүчеләр ничек тә акчаны янга калдырырга тырыша. Берәүләр, ташлама эзләп, интернет-кибетләргә кереп «чумса», икенчеләр исә рассрочка, ягъни банк ярдәменнән башка гына товар өчен кичектереп түләү мөмкинлегеннән файдаланып калырга ашыга. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, дигәндәй, ел башыннан бирле халыкка кичектереп түләү мөмкинлеген тәкъдим итүче кибетләр саны тугыз тапкыр арткан. Бүген көнкүреш техникасы сатучылар гына түгел, ә бала киемнәре, косметика кибетләрендә дә акчаны өлешләп түләү мөмкинлеге белән кызыктыралар.

«Сбербанк»ның Казандагы идарәсе белгече Алсу Нуриева сүзләренә караганда, бу – ике як өчен дә отышлы.

– Товар өчен кичектереп түләгән очракта, бурычка процент исәпләнми. Димәк, сатып алучылар берни югалтмый. Бүген беркемнең дә артык акчасы юк. Шуңа күрә кибетләрнең кичектереп түләү белән кызыктыруларына артык гаҗәпләнергә кирәкми. Алар сату дәрәҗәсен сакларга тырыша. Өстәвенә кичектереп түләү – уртача чек, ягъни сатып алучылар кибеттә калдырган акчаның гомуми суммасын да арттыра. Банк картасы белән исәп-хисап ясаганда күпме акча туздырганны контрольдә тоту кыен бит. Бу да шул ук. Кичектереп түләү мөмкинлеге булгач, кыйммәтрәк кесә телефонына күз төшә башлый.

Ул арада кулланылышта булган көнкүреш техникасына сорау артты, ди башкаладагы ломбард хезмәткәре Тимур Тихонов.

– Элек безгә нигездә фен, чәйнек, блендер ише вак-төяк техника гына тапшыралар иде. Аның сораучысы да әллә ни булмады. Хәзер арзанрак бәягә суыткыч, кер юу машинасы юкмы, дип тә мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә «Авито»дагы көнкүреш техникасын алып сата башладык. Ватылганын төзәтеп сату да отышлы, – дип сөйләде ул. Өйдәге суыткыч-телевизорлар эшләп кенә торсын!

Исегездә тотыгыз!

Роспотребнадзор белгечләре бездән киткән чит ил көнкүреш техникасы ватылган очракта, аның акчасын ничек кайтарырга икәнен аңлаткан.

– Җитештерүче товарның куллану вакыты чыкканчы аннан тиешенчә файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Шул рәвешле, теге яки бу юридик зат илдән китте дип кенә, кулланучылар алдындагы бурычлар юкка чыкмый. Җитештерүче товарны техник күзәтү, ремонтлау мөмкинлеген дә тәэмин итәргә тиеш. Ремонт өчен детальләрне техниканың куллану вакыты чыкканчы, ә бу вакыт күрсәтелмәгән очракта – 10 ел, җитештерү каралган. Дөрес, аларны илгә кайтару белән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Техниканың гарантия срогы чыкканчы кимчелекләре ачыкланса, кулланучы сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтаруны кибеттән таләп итә ала.

Илдус Сафиуллин, икътисад белгече:

– 2023 елның беренче яртысында көнкүреш техникасы базарында берни дә үзгәрмәячәк. Агымдагы елда суыткыч-телевизорларның бәясе сизелерлек артты. Моңа санкцияләр, логистика бозылу да тәэсир итте. Ә халыкның керем дәрәҗәсе шул ук. Өстәвенә, яз башында халык кибетләр ябылудан куркып, өсте-өстенә телевизор, кыска дулкынлы мич сатып алды. Өйдә әнә шулар да тора бит әле. Кибет киштәсендәге яңа брендларның сатып алучылар арасында ышаныч яулыйсы да бар. Ә үзебезнең җитештерүчеләргә килгәндә, алар барыбер дөньядагы вазгыятькә бәйле. Чынбарлыкка яраклашу өчен шул ук «Позис»ка да, мәсәлән, вакыт кирәк булачак.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү