Бүгенгә Татарстанда һава торышы: көчле җил һәм буран фаразлана

3 гыйнварда Татарстанда янә көчле җил көтелә. Моннан тыш, төнлә һәм иртән буран чыгачак, буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарая. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар кисәткәнчә, төнлә һәм көндез республикада көчле бозлавык көтелә, төнлә һәм иртән җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көн гыйнвар ае өчен җылы булачак: төнлә һава температурасы -2..-7, көндез 0..-5 градус тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү