Циркта тамаша вакытында арыслан кешегә ташланган

Сочи дәүләт циркында барган яңа ел тамашасы вакытында арыслан хайван өйрәтүче Алексей Макаренкога һөжүм иткән.

Бу хакта үзенең «Телеграмм» каналында танылган дрессировщик Эдгар Запашный хәбәр иткән.

«Сочи циркы манежында арысланнар катнашындагы тамаша ахырында ике арыслан үзара «чәкәләшә» башлады. Аларны аерырга дип ике дрессировщик йөгереп чыкты. Шулвакыт аларның берсенә кырыйда торган өченче арыслан ташланды», — дип язган Запашный.

Макаренконың хәләл жефете, танылган хайваннар өйрәтүче Ольга Борисова шундук иренә ярдәмгә ашыккан. Запашный сүзләренә караганда, хәзер Макаренкога медицина ярдәме күрсәтелә.
«Тагын берничә сәгатьтән ул үзенең арысланнары белән кабат манежга чыгачак», — дигән Запашный.


Фикер өстәү