Синоптиклар: Татарстанда 37 градуслы салкыннар көтелә

Республикада тәүлеклек һава температурасы климатик нормадан 9-18 градуска түбән булачак дип фаразлана.

Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
6 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр республика буенча һава температурасы климатик нормадан 9-18 градуска түбәнрәк булачак.
6 гыйнвар көнне республиканың көнбатыш өлешендә төнлә — 19-24 градус, көндез 17-22 градус салкын булачак.
7 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр Татарстанда төнге температура 25-32 градуска кадәр төшәчәк. Аязганда -37 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез 23-28 градус салкын булуы көтелә.
11 гыйнвар көнне төнлә — 23-28 (аязганда — 32 градуска кадәр), көндез 14-19 градус салкын булачак.


Синоптиклар: Татарстанда 37 градуслы салкыннар көтелә” язмасына фикерләр

  1. Авыл җирендә тагын 5 градус өстәсәгез була… Җилләр үзгәреп, җылытып җибәрсен иде инде. Абзардагы терлекләр, бакчадагы агачлар жәл…

Фикер өстәү