Газетага язылу

Татарстанда +26 градус җылы булачак

Татарстанда якындагы көннәрдә – 23–24 сентябрьдә Татарстанда антициклон сакланып кала.

Алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми диярлек. Һава температурасы көндез +21...+26 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +6...+12 градус. Иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәргә мөмкин.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга – 25, шимбә – 26 сентябрьдә дә яңгыр яву ихтималы аз. Термометрның терекөмеш баганасы көндез +19...+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре