Республика махсус икътисади зоналарында 225 компания эшли. Әлеге компанияләр эшчәнлеген алып бара башлаганнан башлап инвестицияләр суммасы 970 млрд сумнан арткан.
Хәзерге вакытта Татарстанда өч махсус икътисади зона – «Алабуга», «Иннополис» һәм «Яшел Үзән» бар.
Соңгысы 2025 елда эшли башлады һәм 2026 елда Түбән Кама районындагы территория хисабына киңәйтелде. «Яшел Үзән» махсус икътисади зонасында сигез компания проектларын тормышка ашыра, аларның дүртесе Түбән Кама мәйданчыгында эшли башлады.
«Яшел үзән»дәге масштаблы проектларның берсе – DL-метионин җитештерү заводы. Предприятиегә инвестицияләр күләме 100 млрд сумнан арткан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез