8 яшьлек бала канализация коесына төшеп үлгән

Ульяновск шәһәрендә 8 яшьлек бала канализация коесына егылып төшкән.

Тикшерү комитетының жирле идарәсе мәгълүматларына караганда, фажига пәнжешәмбе көнне кич белән килеп чыккан. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча жинаять эше кузгатылган.
— Фажиганен бөтен нечкәлекләрен ачыклауга юнәлтелгән тикшерү эше алып барыла, барлык кирәкле тикшеренүләр билгеләнде, — диелә җирле ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.


Фикер өстәү