Зифа буйлы, яшь күренгән 82 яшьлек Ифира Сайбаталова: “Гомер буе чәй эчмәдем, туйганчы ашамадым”

Биектау районының Торнаяз авылында яшәүче Ифира апа Сайбаталова 82 яшьтә дә матурлык һәм сәламәтлек хакында онытмый. Һәр иртәсе аның: “Исән–сау уянуым өчен рәхмәт” дигән сүздән башлана. Менә шулай дип әйткән чакта көне дә уңышлы үтә икән. Матурлык эталоны булган Ифира апа безгә дә гүзәллек серләрен чиште.

– Мин йокыдан сәгать 5–6 да уянам. Торгач, 30 минут физик күнегүләр ясыйм. Башта – караватта яткан килеш, аннан махсус җиһазларда. Гантельләр дә күтәрәм. Санкт–Петербургта, Финляндиядә яшәгәндә үк шулай күнектем. Кыскасы, гомер буе дисәң дә була. Мартта миңа 83 тула. Унбер ел элек Торнаязга күченеп кайттык. Монда да гел хәрәкәтләнергә тырышам. Кышын көн саен кар көрим. Аллага шөкер, явып тора. Җәй көне бакчада розалар үстерәм. Торнаязда кибет юк, шуңа күрә биш чакрым ераклыктагы күрше авылга кирәк–яракларга йөрим. Рәхәтләнеп җәяү барам, –ди Ифира апа, хәрәкәттә –бәрәкәт икәнен аңлатып.

Физкультура ясагач, бер чокыр җылымса су эчә. Ярты сәгатьтән соң иртәнге ашка ботка, 1–2 йомыра әзерли. Солы боткасына беркөнне – җиләк–җимеш, икенче көнне киви сала икән. Бигрәк тә ботка, шулпа, балык, атланмай, җиләк–җимешләргә өстенлек бирә. Ике көнгә бер мәртәбә маш (Азия ногыт борчагы) белән пешкән чөгендерне җитен мае белән болгатып ашый. Кичтән бер уч машны суда бүрттерергә куя һәм икенче көнне шуны аз–азлап капкалый. Тагын бер үзенчәлеге: Ифира апа гомер буе чәй эчмәгән. Яшелен кунаклар килгәндә генә куллана. Аның өчен чәйне һиндыба (цикорий) белән куркума алыштыра. Кыш көне 2 литрга якын су эчә, җәй көне күбрәк. “Чәй эчмәгәч, башыгыз авыртмыймы?”– дип тә аптырап сорадык аннан. “Юк, аллага шөкер, бер җирем дә авыртмый”, – диде ул.

– Матурлыкның бер генә сере бар: туйганчы ашамагыз! Алайса корсакка май җыела. Хәзер яшьләр чаманы белми. Сөлек кан эчә дә егылып китә бит. Кайберәүләр шуның кебек егылганчы ашый. Минем бервакытта да туйганчы ашаганым юк. Үземне чикләп яшәдем, – ди Ифира апа. – Мәрхүм ирем Хәйдәр дә сәламәтлегенә битараф булмады. Ярчык эләккән уң кулы бөгелмәсә дә, каратэ белән шөгыльләнде, физик күнегүләр ясады. Иҗат итүдән дә туктамады. Шулай булмаса, 95 яшькә җитәр идемени? Көнгә ким дигәндә, биш мең адым атлый иде.

Чит ил кремнары да кулланмый ул. Иң яхшысы – алоэ согына кушылган эретелгән каз мае һәм бал. Җыерчыкларны бетермәсә дә, картаюны туктата, ди. Аны биткә генә түгел, муен һәм кулларга да сөртергә мөмкин.

Ялгыз яшәсә дә, уфтанып утыра торганнардан түгел Ифира апа. Хәзерге вакытта ире Хәйдәрнең тууына 100 ел тулуга багышлап, альбом әзерли, үзе яшәгән йортта музей ачу теләге белән янып яши. Хәйдәр аганың 3 меңнән артык портреты (шуның 300ләбе –татар кешесенеке) бар. Сүз уңаеннан, Хәйдәр ага Казахстанның Кустанай шәһәрендә, Ифира апа Ташкентта туган. Алар Ленинградта табышкан. Финляндиягә рәссам Хәйдәр Сайбаталовны Миккели шәһәре губернаторы Уки Воутилайнен чакырган. Финляндиянең Президентлары һәм аларның гаиләсенең портретларын ясауны да аңа ышанып тапшырганнар. Сурәтләрен ясатырга теләүчеләр чиратка языла торган булган. Ифира апа тәржемәче, үзе дә рәсемнәр ясаган. Инглиз, фин телләрен бик җиңел өйрәнгән. Менә шундый зыялы ханым ул.

Хәйдәр абый гомер буе татар авылында яшәргә хыялланган. Шуңа күрә Торнаязга күченеп кайтканнар да инде. Авылны сайлаулары да бик кызык килеп чыккан. Исеме һәм табигате тарткан. Кечкенә чактан Ифираны “торна” дип йөрткәннәр икән. Үзе дә торналар ярата, күрәсең. Капкаларына да, хәтта иренең кабер ташына да торна рәсемнәрен ясатканнар. Ифира апаның иң зур теләге – иренең исемен, хезмәтен мәңгеләштереп, авылда музей ачып, кечкенә татар авылын саклап калу.

Сәрия Мифтахова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү