Россия Мәгърифәт министры: “Мәктәпләрне төбәкләр карамагына тапшыру турындагы закон укытучының дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк”

Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин мәктәп һәм балалар бакчаларын муниципаль берәмлекләрдән төбәкләргә тапшыру турындагы законга кул куйган иде. Әлеге яңалык авыл мәктәпләренә нинди мөмкинлекләр бирәчәк?

Хәзерге вакытта мәктәпләр белән идарә иткәндә, тигезсезлек күренә. Бу белем бирү сыйфатында да, авыл һәм шәһәр мәктәпләре арасындагы техник-матди шартларда да, укытучыларның хезмәт хакында да чагыла. Министр Сергей Кравцов белдергәнчә, бу – бик җитди закон. Ул мәктәпләрнең генә түгел, анда белем бирүче укытучыларның да статусын күтәрәчәк. Быелдан әлеге юнәлеш буенча авыл мәктәпләре белән эшли башлаячаклар. Төбәк идарәсе мәктәпләргә тиешле хезмәт хакы һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә булышачак.


Фикер өстәү