Татарстанлылар өчен киләсе озын яллар февральдә булачак

2023 нче елгы ял көннәрен барлыйк әле. Беренче озын яллар 1-8 гыйнвар аралыгына туры килде. Киләсе озын каникуллары Татарстанлыларны февральдә көтә.

 

Бу айда эшләми торган һәм бәйрәм көннәре 23-26 февральдә булачак (24 февральгә 1 гыйнвар ялы күчерелде).

1-8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары

23-26 февраль — Ватанны саклаучылар көне

8 март — Халыкара хатын-кызлар көне

21 апрель — Ураза гаете

29 апрель-1 май — Яз һәм хезмәт бәйрәме

6-9май — Җиңү көне

10-12 июнь — Россия көне

28 июнь — Корбан гаете

4-6 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне

Шулай итеп, ял көннәренең гомуми саны 121 көн булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү