10 ел элек югалган егетне әле дә эзлиләр: «Аның кыяфәте үзгәргән булырга мөмкин. Фотоларны игътибар белән карагыз»

10 ел элек югалган Мәләвездә яшәүче егетнең туганнары аның кайтуына һаман ышана. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Хәзер ир-атка 31 яшь булырга тиеш. Гыйнвар башында аның якыннары эзләүдә ярдәм итүләрен сорап чакырулар тарата башлаган.

2013 елның 2 гыйнварында Илмир Нурдәүләтов акча эшләргә килгән Свердловск өлкәсендәге Дегтярск шәһәрендә арендага алынган фатирыннан чыгып киткән. Шуннан бирле аның кайда булуы билгеле түгел.

«Шул кадәр вакыттан соң ул кайда булырга мөмкин? Зинһар, фотографияләрне игътибар белән карагыз. Шушы 10 ел эчендә тышкы кыяфәте дә үзгәрергә мөмкин», — ди аның туганнары.

Илмир 1991 елның 5 ноябрендә туган. Ябык гәүдәле, буе — 190-195 сантиметр, соры-зәңгәр күзле.

Илмир Нурдәүләтовны күргән яки аның кайда булуын белгән һәркем түбәндәге телефоннар буенча шалтыратсын иде: 7 (499) 391-98-88, 7 919 616-09-94 яки 79279331426.


Фикер өстәү