Мортаза Рәхимовның нинди авырудан вафат булуы билгеле

Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов ковид кичергәннән соң барлыкка килгән тромб өзелүдән вафат булган. Ул 2020 елның җәендә коронавирус йоктырган. Савыгып, аякка баскан. Әмма, өзлегү сәбәпле, бер елдан янә сугыш ветераннары госпиталенә эләккән. Кабат чир ияртүдән курыккан, шуңа күрә беркем белән дә аралашмаган диярлек.

Октябрь аенда Мортаза Рәхимовның хәле авырайган. Соңгы көннәрен ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган хәлдә үткәргән, әмма җан биргәнче үз аңында булган. Кичә кичен, тромбы өзелеп, үпкә артериясен томалавы сәбәпле, җан тәслим кылган. Аңа 89 яшь туларга бер айдан азрак кына вакыт калган.
Башкортстанның беренче Президенты (1993-2010 елларда) белән хушлашу җомга көнне “Башкортостан” Дәүләт концертлар залында узачак.


Фикер өстәү