Табиблар коронавирустан үпкәсенең 100 проценты зарарланган сырхауны коткарган

Реанимация бүлеге мөдире Вячеслав Аникаев әйтүенчә, бу ир 21 көн буе дарулар белән комага җибәрелгән хәлдә яшәгән.

KazanFirst хәбәр итүенчә, Удмурт медиклары коронавирус бөтен үпкәсен зарарлаган бер ир-атны үлем тырнагыннан йолып калган. Сарапулда яшәүче бу ир, савыгып, инде хәзер реабилитация уза икән. Ул июнь азагында авырый башлаган, чирнең җиденче көнендә вирусның үпкәсенә таралу дәрәҗәсе 40 процентка җиткән. Шунда сырхау кичекмәстән коронавирус диагнозы белән республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән.

Хастаханәдә хәле авырайганлыктан, реанимациягә күчерелгән. Бу вакытта инде вирус үпкәсен тулысынча зарарлаган булган. Сырхау башта ясалма сулыш алдыру аппаратына, хәле тагын да начарайгач – ЭКМО аппаратына (бу очракта ясалма йөрәк һәм үпкә эшкә җигелә) тоташтырыла.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең бүлек мөдире Вячеслав Аникаев әйтүенчә, авыру 21 көн буе дарулар белән комага җибәрелгән хәлдә яшәгән. Табиблар аны бик зур саклык белән генә әлеге халәттән чыгарган. Шулай итеп, коронавирустан үлем хәленә килгән кеше табибларның тырышлыгы һәм осталыгы белән гүргә керми калган.


Фикер өстәү