Дәрес вакытында кварц лампасын сүндерергә онытып 19 баланың күзе «янган»

Үсмерләрнең әти-әниләре 7 сентябрь көнне укытучыларның кварц лампасын сүндерергә онытулары турында хәбәр иткән.

Түбән Новгородныж кадет мәктәбедә кварц лампасын сүндерми калдыру сәбәпле, 19 укучының күзләренә зыян килгән. Укучыларның әти-әниләре, 7 сентябрь көнне укытучылар әлеге җайланманы сүндерергә онтып, балалар дәрес буе аның тәэсирендә утырганлыгын хәбәр иткәннәр.

Икенче көнне яшүсмерләр күзләренең авыртуына һәм кызаруына зарланган. Учреждение директоры Андрей Тимченко 19 укучының барысы да дәвалану үтеп, укуларын дәвам итәләр, дип хәбәр иткән. Әлеге хәлдән соң Түбән Новгород өлкәсе прокуратурасы тикшерү башлаган. Тикшерүчеләр «ваемсызлык» РФ ҖК 293 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгаткан.


Фикер өстәү