Танылган актер һәм режиссер Никита Михалков реанимациядә

Актер һәм режиссер Никита Михалков Мәскәү клиникасында реанимациядән чыгарылмаган әле. Бу хакта “РИА Новости” агентлыгына медицина учреждениесеннән хәбәр ителгән.

Исегезгә төшерәбез: 77 яшьлек кино эшлеклесе 5 гыйнварда хастаханәгә эләккән. Аның матбугат хезмәтеннән белдерелгәнчә, режиссер грипп белән авырган. “Лайф” хәбәренә караганда, Михалков тән температурасы 40 градуска якынлашкач кына медикларга мөрәҗәгать иткән. Аны шундук реанимациягә салганнар.

Режиссер, хәле начараю турында хәбәрләр күренә башлагач, үзенең иҗатын сөючеләргә, сәламәтлегенә карата битараф калмаулары өчен, массакүләм мәгълүмат чаралары аша рәхмәт белдергән.
Танылган кино эшлеклесенә Россия Президенты Владимир Путин да тизрәк савыгуын теләгән.


Фикер өстәү