Яралы язмыш. «Ятимнәр йортыннан Казанга төзелеш көллиятенә укырга килдем»

Ниләр генә күрми хатын-кыз башы! Башта тормышта үз юлын табар өчен тырышу-тырмашулар, күп мәртәбә алдану һәм югалтулар, аннары өметләрне чәлпәрәмә китергән эчкече ир. Әле шулар янында тимер рәшәткә артында үткәрелгән 2 ел гомер дә бар. Дөрес, Наташа артка борылып карамаска, боларның барысын да сызып атарга, онытырга тырыша. Бар уйлаганы – язмыш сынавына әверелгән авыру бала.

Наташа Пиговаева Арча районында яши. Исем-фамилиясе генә русча аның. «Милләтем – чуаш, телем татарныкы», – ди үзе. Чистай районындагы балалар йортында тәрбияләнгән. Кулында балачак хатирәсе булган бер генә документы бар. Анда 48 ел элек Буа районында туганлыгы язылган. Әмма ул әти-әнисенең кем икәнен, аларның кайдалыгын әлегә кадәр кадәр ачыклый алмаган. Аның каравы бердәнбер кыз туганын эзләп тапкан. Марина да Чистайдагы ятимнәр йортында үскән. Тик алар моңа кадәр бер-берсенең барлыгын да белмәгән. Инде хәзер табышкач та, артык аралашмыйлар икән. Әмма үзен ялгыз тоймый Наташа. Янында буй җиткән улы, күршеләре бар.

– Чистайда урта белем алдым. Ятимнәр йортыннан Казанга төзелеш көллиятенә укырга килдем. Ике ел укыганнан соң, эшкә урнаштым. Тулай торактан бүлмә дә бирделәр. Инде үз тормышымны башлап җибәрдем дигәндә генә, эштән кыскартуга эләктем, – ди ул. – Иптәш кызым белән башка бер заводка урнаштык. Тик озак та үтмәде, дус кызым, өстенә панель төшеп, һәлак булды. Якын кешемне югалткач, мин дә эштән китеп бардым. Биектауга кайтып урнаштым.

Наташа монда төрле эштә эшли. Сыерын да сава, терлеген дә карый. Булачак ире белән дә шунда таныша ул. Озак та үтми, алар бергә яши башлыйлар һәм Арча районындагы Югары Оры авылына барып урнашалар.

– Иремне бик ошатып кияүгә чыккан идем. Әмма мин уйлаганча булмады. Хәмер белән дус булды. Салгач инде кул да күтәрергә күп сорамый иде. Түзәргә тырыштым. Ятимлек ачысын күргән кешегә үз гаиләсен коруның нинди зур бәхет икәнен белсәгез иде сез! Мин ул чакта язмышым шулдыр дип сабыр иттем, ялгыз каласым килмәде. Тормышның матур якларын күрергә тырыштым. Бер мәлне авырга узганымны белдем. Әмма аңы томаланган кешене бу гына туктата алмады. Шулай итеп, хастаханәгә барып эләктем, – дип искә ала Наташа.

Аның бик тә сабый сөясе килә. Табиблар баланы ярып ала. 6 айлык малай 900 граммлы булып туа. Әни дә, нәни дә яшәү өчен тырмашалар. Сөенеп, өйләренә кайтып керсәләр, ире тагын тавыш чыгара. Наташага кул күтәрүе –  бер хәл, ир сабыйга да тынычлык күрсәтми. Җитмәсә, 8 ай чагында малайның күзләре күрмәгәне ачыклана. Ирнең бу тагын да ачуын чыгара. Кыскасы, йортта сабыйга да көн бетә.

– Ирем улымны биш яшенә кадәр кимсетте. Ул аны салкын урамга да куып чыгарыр иде, яңгыр астында да тотты. Бер тавыш чыкканда, ни эшләгәнемне дә сизми калганмын, – дип сөйли Наташа. Полициягә үзе хәбәр бирә. Хатынны ике елга хөкем итәләр, әтисез калган малайны исә интернатка җибәрәләр.

Тизрәк улын күрү хыялы белән яшәгән Наташаны иреккә вакытыннан алда чыгаралар. Иң беренче эш итеп Димасын барып ала ул. Аннары алар кабат Арчага юл тота. Бар булган акчасына авылдан кечкенә генә йорт сатып алалар. Иске булса да, ярап тора ул. Җитмәсә, бер дигән күршеләр туры килә. Димага да, үзенә дә ярдәм итеп торалар.

Наташа бар гомерен улына багышлый. Малайның күзләре күрмәсә дә, аларны өзелмәс җепләр бәйли. Дима матур итеп җырлый. Төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр дә яулый икән. Ике зур хыял белән яши ул. Диманың синтезаторлы буласы һәм Арчада фатир аласы килә. Арчага күченәсе килүнең сәбәбе дә бар: үзе кебек күрүдән мәхрүм калган кыз белән бергә буласы килә. Әлегә хыяллары тормышка ашмаса да, өметләре өзелмәгән. Хәзергә исә булганына риза булып яшәп яталар.

– Мин күршеләремә бик рәхмәтле. Итен, сөтен, йомыркасын бирәләр. Безне ашатып-эчертеп торалар. Йортым иске, идәннәрем суык булса да, зарлана алмыйм. Бүгенге көнемә чиксез рәхмәтлемен, – ди Наташа. – Улыма 18 яшь тулды. Яшәвемнең мәгънәсе ул. Язмышка да үпкәләмим инде күптән. Үз туганнарым булмаса да, ялгыз калмадым. Читләр дә үзеңнеке кебек якын була ала икән. Улым өчен дә җаным тыныч. Маңгай күзе күрмәү берни түгел, аның күңел күзләре бар. Алар бер дә алдамый!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү