Дөньядагы иң өлкән хатын-кыз үлгән: аңа 118 яшь иде

Франциядә дөньядагы иң өлкән хатны-кыз Люсиль Рондон үлгән, дип хәбәр итә Agence France-Presse, ул яшәгән картлар йорты вәкиле сүзләренә сылтама белән. Басмага чыганак сөйләгәнчә, ханым йоклаганда үлгән.

Рандон 1904 елның 11 февралендә туган. 41 яшендә ул монахлык кабул итә һәм шуннан соң 28 ел Виши шәһәре хастаханәсендә ятимнәргә һәм өлкәннәргә ярдәм итә. 2009 елдан ул картлар йортында яшәгән.

2021нче елда Люсиль Рондон коронавирус пандемиясен кичергән, ул вакытта аның картлар йортындагы ун күршесе үлгән.


Фикер өстәү