Фоат Закиров: «Агач эшенә тотынгач миңа сабырлык килә, күңелем тынычлана»

Агачка җан өреп, төрле-төрле эшләнмәләр тудыра. Зур өйләрне берничә мәртәбә кечерәйтеп ясап бирә. Карап торырга гына матур. Ә эшли башласаң, күпме сабырлык кирәк.  Чаллы остасы Фоат  Закиров  яшерми: тормышта бик кызу кеше ул!

– Агач эшенә тотынгач кына сабырлык килә миңа. Күңелем тынычлана. Ә бит мин тормышта ут чыгара торган кеше. Миндәйләрне җиңәр шөгыль дә бар икән, – ди үзе. – Борынгы әйберләр ясарга бигрәк тә яратам. Соңгы елларда хәтерем начарланса да, балачак һәм яшьлектәгеләрне бик яхшы истә тотам. Ясыйсы әйберләрне дә күз алдына китерәм дә эшләп куям. Кешене хәзер искелек белән генә шаккатырып була. Борынгы йорт җиһазларын, көнкүреш кирәк-ярагын ясарга яратам, чөнки алар хәзер юкка чыгып бара.  Элек кешеләрнең ниләр кулланганын яшь буынга күрсәтәсем килә.

Фоат абый агачтан мәчет, борынгы йорт җиһазлары, транспорт һәм башка сувенирлар ясый. Тумышы белән Саба районының Сабабаш авылыныкы ул. Заманында урманчы булып  эшләгән. Мәктәпне тәмамлауга эшкә кергән. Әтисе дә бик оста кеше булган. Аның кулында балта уйнап кына торган. Фоат абый исә  агач эшенә армиядә тотына. Үзе хезмәт иткән частьның макетын ясап бирүләрен сорыйлар аннан.

– Урманда эшли башлагач, мине Кукмара районына эшкә билгеләделәр. Ул чакта Нургали Миңнеханов кулы астында эшләдем. Әле дә сагынып искә алам үзен. Бик акыллы кеше иде. Оста җитәкче булды. Эштә нинди генә хәлләр булмасын, читкә чыгармады, үзе хәл итә иде. Гадел кеше. Эшләгәнне күрде, кешене үстерә белде. Заманында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән дә мотоциклда җилдерергә насыйп булды. Ул чакта Рөстәм яшь кенә егет иде. Безгә практикага килде. Мин аны Кукмара районының Өркеш, Арбаш, Нырты авыллары урманнарына алып барып кайткан идем, – дип искә ала Фоат абый.

Шәргыя апа белән өйләнешкәч тә кордонда яши әле алар. Олы кызлары Гөлнар шунда туа. Аннары инде алар Чаллыга күченә. Балалар үстергәндә агач эшенә булган сәләт тагын ачыла. Фоат абый 2 нче гимназиягә балта остасы булып эшкә урнаша.

– Башта шырпыларны җилем белән ябыштырып, ярты метр биеклектәге «Сөембикә» манарасын ясадым. Аннары агачтан чана, көрәк, балта, тәгәрмәч, арбалар… Балалар бакчасы өчен хәтта кечкенә чәнечкеләр дә ясаган идем. Бүген инде эшләнмәләрнең саны 500дән артып китте. Төрле авыл мәчетләрен ясап үзләренә бүләк итәм.

Фоат Закиров якыннарының, дусларының туган көненә бүләк эзләп азапланмый. Тота да берәр истәлекле әйбер ясап бирә. Үз туган көненә  Кол Шәриф мәчетенең макетын ясап куйган ул.

Шәргыя апа белән алар биш онык сөя. Инде малайлар әкренләп бабайларына ярдәм итә башлаган. Агачтан әйбер ясарга хирыслыклары бар икән. Фоат абый гына, кулларын кисәрләр, дип пәке тоттырмыйча тора. Әмма өмете зур. Киләчәктә алар эшен дәвам итүчеләр булачак.

Оста лаеклы ялда булса да,  гел хәрәкәттә. Күргәзмәләргә дә еш чакыралар.  Аның кул эшләре туган авылында да саклана. Шактые – Лесхоз авылында урнашкан урман музеенда. Аларның тик торуларына борчыла икән.  «Шкафта тузан җыеп ятмасыннар иде инде. Укучыларга күрсәтергә кирәк аларны. Вак кына эшләнмәләр булса да, аларда зур мәгънә ята. Тарих бит алар», – ди Фоат Закиров.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү