«Ай да Пушкин! Ай да матур булган!»

Бу фотоны күргәч, шулай диясе килә. Дагыстан башкаласы Махачкала шәһәрендәге бер урамда менә шушындый арт-объект бар. Диварга Александр Сергеевич сурәтен ясаганнар, ә чәчләре урынына агач ботаклары мач килгән. Хәер, казанлыларга мондый иҗади идея тансык түгел. Башкалабызның Восстание урамында зур гына каен агачын бер кыз бала су сиптереп «үстерә», әйтерсең, ул – лалә чәчәге. Әлеге рәсемнең авторы – стрит-арт рәссам Азат Алиев. Бакчагызда, якын-тирәгездә агачлар бармы? Бәлки, сезнең башыгызга да берәр идея килер? Әгәр дә бу язманы укыган ирегез бакчадан: «Хатын! Бир әле буяу белән пумала!» – дип кычкырса – чү! Димәк, сезнең бакчагызда да яңа арт-объект туарга мөмкин.


Фикер өстәү