Рәссам Сөләйман Кадыбердиев: «Иҗат кешесенең хезмәтләре халык хозурында булырга тиеш»

Сөләйман Кадыбердиев очрашуга килгәндә бик дулкынланган иде. Баксаң, әби-бабаларының туган җире Татарстанга тәүге тапкыр аяк басуы икән. Милли китапханәдә, Казан мәдәният институтында оештырылган күргәзмәләре исә тамашачыларны бик үзенчәлекле булуы белән җәлеп итте кебек.

Балачак турында хикәят

Рәссам үзе Кострома шәһәрендәге Татар бистәсендә туып-үсә. Очар кошлар биеклегеннән сурәтләнгән иң зур картинасында ул узган гасырның 50 нче елларындагы бистәне  тасвирлый. Монда урамнар буйлап кешеләр йөри, таудан балалар чаңгы шуа, кемдер янгын сүндерә… Кыскасы, тормыш кайный. Якташлары бу картинада хәтта иң вак детальләр дә исәпкә алынганын әйтәләр. Сөләйман Ибраһим улы әйтүенчә, мондый үзенчәлекле картинаның барлыкка килүе очраклы да, түгел дә.  Очраклы, чөнки бу идея кинәт кенә пәйда була. Бервакыт шулай Магистраль урамыннан шәһәргә килеп кергәндә, инде төзелеп беткән чиркәү манарасына  күзе төшә аның. Уйларга бирелә. Шәһәр үсә, тамырыннан үзгәрә. Ә бит балачагында бу җирләрдә кырлар җәелеп ята, бистә дә татарлыгын нык саклаган була. Рәссамга бер сорау тынгылык бирми: шулай итеп, бар да онытылыр микәнни? Әнә шундый борчылу хисләре рәссамны кылкаләм алырга мәҗбүр итә дә инде.

Ул бу эшкә җиң сызганып тотына. Бистә урамнары буйлап йөри. Баксаң, замана төзелешләре аның балачагын шактый кысрыклаган икән, кайбер урыннарның нинди булуы хәтереннән дә җуелган кебек. Аңа өлкән яшьтәге кешеләр белән сөйләшергә, элеккеге фотоларны табып, урыннарны чагыштырырга туры килә. Ахыр чиктә ул теләгенә ирешә: картинада балачакта күргән бистә пәйда була. Бер яктан караганда, ул шәһәр планы кебек. Әмма иң мөһиме шунда: ул татар халкының көнкүрешен күрсәтә алган. Үзе туып-үскән Кооперация урамы да хәзерге кебек туп-туры түгел, ә балачакны хәтерләтеп, дугасыман ясалган.  Ел фасылы да очраклы гына сайланмаган. Кыш көне рәссам үзе өчен бик кадерле әйберләрне күрсәтә алган. Фонтаннан ерак түгел кардан әвәләнгән Кар бабай басып тора. «Ул, чыннан да, фонтаннан зуррак идемени?» дигән сорауга Сөләйман Ибраһим улы: «Мин төгәл генә әйтә алмыйм, әмма шулай булып истә калган», – диде.  Эңгер-меңгер булу белән, элеккеге Революция мәйданына кино күрсәтүчеләр килгән. Янгын каланчасына экран элгәннәр дә патриотик рухтагы фильмнар күрсәткәннәр. Өйдә телевизор булмагач, җыелышып,  бушлай кино караганнар. Ленин паркында исә зур шугалак ясаганнар. Рәссам анда керү бәясен бүген дә хәтерли әле: 20 тиен. Картинада балалар бик күп сурәтләнгән. «Монысы да юкка гына түгел, кышкы каникул башланган чор бит. Шуңа күрә кибет, мәдәният йортлары тирәсендә чыршылар бизәлгән. Балалар, шатланыша-шатланыша, бүләк тотып чыгып киләләр», – дип аңлатма бирә картина авторы.

Балачакта шәһәр өстеннән, ак эзләр калдырып, самолетлар оча торган булган. Шуңа күрә күк йөзе дә ак эзләр белән чуарланган. Ә шәһәр буйлап  сары-кызыл һәм яшел төскә буялган автобуслар йөргән. Машиналар да яшел төстә булган, монысы инде алай-болай армия милкенә күчерергә кирәк булса дип эшләнгән. Рәссам бу картинада үзен дә сурәтләгән: бөгелгән тимерчыбыкта «очып» бара торган малай ул. Кайберәүләр бу картинаны мемуарлар дип тә атый икән. Ә Сөләйман Кадыбердиев өчен бу – «балачак турында хикәят».

Соңрак рәссамга ачык самолетта шәһәр өстеннән очарга мөмкинлек туа. Ул чынбарлыкны үз сурәтләре белән чагыштыра һәм кайбер урыннарны хәтердә калганча гына ясаса да, дөрес булуын күреп, бик шатлана.

Сөләйман Кадыбердиевның моңа охшаш тагын бер идеясе бар: 1913 елны шәһәргә Николай II килә, ул шулай ук бик биектән шул чорның күренешен ясарга тели.

Татар бистәсе

Рәссам өчен туган җире нәкъ менә татар бистәсе буларак кадерле. Архив документларыннан күренгәнчә, Кострома читендәге бу урынга татарлар 1680 елда нигез сала. «Минем кулга 1854 елда төзелгән план килеп кергән иде. Анда бистәне «Татар авылы» дип билгеләгәннәр. Мәчетле бу авылның урамнары Идел яры буйлап сузылган да Кара елгага таба борылып кергән. 1913 елгы документларда ул «Татар бистәсе җирләре» дип язылган. Бистәдә яшәүче гаиләләр арасында бары тик берничә фамилия генә булган. Шулар арасында безнеке дә бар, – дип горурланып сөйләде кунагыбыз. – Бу исә – бистәдә тормыш берничә нәселдән генә таралган дигән сүз. Соңга таба монда руслар да яши башлый. Революциядән соң башка милләтләр дә күченә. Шулай итеп, бистә үсә. Сугыш башланыр алдыннан, ул Кострома шәһәренең бер өлеше буларак рәсмиләштерелә. Өлкәннәр әйтүенчә, XIX гасыр башында бистәдә русча аңламаучылар да күп булган. Ни кызганыч, хәзер, киресенчә, татарча белмибез. Әмма бик күп татар сүзләре көндәлек тормышта сакланып калган әле.  Соңрак Татарстаннан яки башка җирләрдән күченеп килгән татарлар арасында туган телне әйбәт белүчеләр бар.

Без үзара аралашып яшибез. Ниндидер беленер-беленмәс кыллар безне бер-беребезгә тартып тора, берләштерә, үткәннәрне искә төшерергә мәҗбүр итә кебек. Балачак чорыннан аерыла алмавым да шул җәһәттән булса кирәк. Күңелдә кайчагында нәрсәнедер югалту хисе пәйда була. Шул кыллар  тартылып өзелмәсен өчен, мин кабат кулыма кылкаләм алам, балачагымны тасвирлыйм».

Кострома символы

Милләттәшебез – Кострома шәһәре символларының авторы да. «1992 ел иде ул, – дип искә төшерә рәссам, – шәһәр гербын торгызырга карар кабул ителеп, иң яхшы проектка бәйге игълан иттеләр. Минем дә катнашасым килде. Башта шәһәр хакимияте башлыгының фикерен тыңлап карарга булдым. Аныңча, әләмдә Изге Ана иконасы сурәте булырга тиеш икән. Әмма эскизда мин бу идеяне берничек тә үткәрә алмадым. Кулым бармады. «Шәһәрдә төрле диндәге кешеләр яши. Димәк, барысы да кабул итә алмаячак», – дигән уй гел бораулап торды. Мин үзем дә шул исемлектә бит, димәк, күңелем белән үзем дә риза булмаганмын. Ахыр чиктә шәһәр башлыгына фикерләремне җиткерергә мәҗбүр булдым. Ул минем белән килеште. Шушы хәлдән соң ничектер җиңел булып китте, шундук яңа идеяләр барлыкка килде. Зәңгәр күк, елга, корабль гербта төп урынны алды». Рәссам – Кострома шәһәре әләменең дә авторы. Өлкәнең Хәтер Китабына да рәссам буларак үз өлешен керткән.

Рәссамның тагын бер үзенчәлекле юнәлеше бар: ул – плакатлар остасы. Аның бу эшләре чит илләрдәге күргәзмәләрдә искиткеч югары бәяләнә. Бик ошатсалар, ул аларны бүләк итеп тә калдыргалый икән. «Иҗат кешесенең хезмәтләре халык хозурында булырга тиеш», – ди Сөләйман Ибраһим улы бу җәһәттән. Бүген исә Татарстан белән элемтәләрен ныгытып, милләттәшләре белән якынрак мөнәсәбәттә булырга хыяллана.

Белешмә

Сөләйман Кадыбердиев – Социалистик Хезмәт Герое, академик Дмитрий Лихачев исемендәге мәдәният һәм сәнгать премиясе лауреаты, «Кострома шәһәре каршындагы хезмәтләре өчен» медале иясе. Россия Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты, Россия Рәссамнар берлегенең көмеш һәм алтын медальләре белән бүләкләнә. Илебезнең бик күп төбәкләрендә үткәрелгән күргәзмәләр авторы. Япония, Америка Кушма Штатлары, Англия, Франция, Черногория, Норвегия, Югославия кебек илләрдә халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Аның эшләре Черногориянең Цетинье милли музее, Иркутскидагы Төбәкне өйрәнү музее, Звездный шәһәрендәге Космонавтика музее,  Кострома дәүләт тарихи-архитектура һәм сынлы сәнгать музей-тыюлыгы коллекцияләрен тулыландыра.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү