Көндезге сәгатьләрдә тынычлыкны бозучыларны штрафка тартырга тәкъдим иткәннәр

Тәкъдим күп кенә кешеләрнең өйдә торып эшләвен исәпкә алып кертелгән.

Россиядә көндезге сәгатьләрдә тынычлыкны бозучыларны штрафка тартырга тәкъдим иткәннәр. Тәкъдим Хөкүмәтнең хокук бозуларны кисәтү комиссиясеннән (Рәисе – эчке эшләр министры Владимир Колокольцев) кергән.
Комиссия составында – сәламәтлек саклау, эчке эшләр, оборона, юстиция, хезмәт һәм социаль яклау министрларының беренче урынбасарлары, Федераль салым хезмәте, ФСИН җитәкчеләре урынбасарлары һ.б.

Документта әйтелгәнчә, көндез торак йортларда кешеләрнең тынычлыгын бозучыларга карата административ җаваплылык кертергә кирәк. Коронавирус чорында күпләр өйдә торып эшләүгә күчкәнлектән, тәүлек буе өйләрендә булырга мәҗбүр.

Дәүләт Думасына мондый закон проектлары инде моңа кадәр дә кертелгән булган. Әлегә Административ хокук бозулар турында яңа кодекс проектында торак йортларда 23.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькәчә тынычлыкны бозуга җаваплылык билгеләүче норма күздә тотылган. Әмма әлеге документның кайчан кабул ителәчәге мәгълүм түгел.

Узган елда Россиядә кичләрен тынлыкны бозган өчен барлыгы 78,3 миллион сум күләмендә штраф салынган, дип билгеләп үтелгән документта.


Фикер өстәү