Җырчы Рафис Кәлимуллин операциягә керер алдыннан: «Алай-болай уянмасам, ни…»

Шактый танылып килүче эстрада җырчысы Рафис Кәлимуллин операциягә кергән. Ул бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итте.

Видеода җырчы медицина халаты һәм башлыгы киеп: «Бүген авызымны аркылыдан буйга кисәләр. «Авызың бигрәк зур, әйдә, кечерәйтәбез», – диделәр. Хәерле, уңышлы үтсен инде. Алай-болай уянмасам, ни… Стоматологны күрсәм, мин шулай инде, йөрәгем кача башлый», –ди шаяртып.

Операциягә кергәнче «Шәһри Чаллы» газетасы аның хәлен белешкән.

«Бик каты чирләдем, шуңа Балык Бистәсендәге концертны күчерергә туры килде. Дөресен әйткәндә, билетлар да авыррак сатылган иде. Язмаган, күрәсең. Хәзер операциягә керәм. Бокста 2 җирдән казналыгыма зыян килде. Бер борын тишегем бөтенләй суламый. Җырлаганда, әллә нинди тавышлар чыга (көлә). Шуңа кичектерми генә операциягә керәм, бүген беренче өлеше булачак» – дип сөйләгән җырчы.


Фикер өстәү