Россия Герое Алмаз Сафинны җирләү көне билгеле

Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган һәм Россия Герое исеме бирелгән Алмаз Сафин белән бәхилләшү чарасы 23 гыйнварда Башкортстанның Әлшәй районы Раевский мәдәният йортында узачак.

Россия Герое Алмаз Сафинны җирләү көне билгеле

Бу хакта Телеграм каналында Әлшәй район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин хәбәр итә.

Матәм чарасы 10 сәгатьтә башлана. Геройны Шафран авылындагы зиратта җирләячәкләр.

/Татар-информ


Фикер өстәү