Татарстанда 2023 елда 15 спорт объекты ремонтланачак

Татарстанда 2023 елда 15 спорт объекты ремонтланачак. Моңа 500 млн сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы җитәкчесе Владимир Леонов ведомствоның йомгаклау утырышында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы 2020 елдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта 67 объект ремонтланган инде.


Фикер өстәү