Баулыда шәһәр үзәгендә эт 10 яшьлек малайны тешләгән

21 гыйнварда, Баулыда эт шәһәр үзәгендә балага һөҗүм иткән. Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә малайның әнисе Елена С хәбәр иткән.

«Минем балам шимбә көндез спорт күнегүләренә чыгып китте. Ул базар территориясе аша узганда, аңа эт һөҗүм иткән һәм аны бик каты тешләгән, — дип сөйләде безгә Елена. Яралану тирән».

10 яшьлек малайның әнисе сүзләренчә, баланы хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә китергәннәр, анда котырынудан берничә укол ясаганнар. Бүгенгә, якшәмбе көнне дә кабат уколлар билгеләнгән. Шулай ук малайны травматологка күрсәтергә һәм дәвалау билгеләргә планлаштыралар.

Җирле администрация әлеге вакыйганы үз контроленә алган.


Фикер өстәү