Егет белән кызның күрешүе үлем белән тәмамлана. Сөйгәне утырган машина суга төшеп киткән

Фаҗига Дагыстанда булган. Кыз машина белән Гельбах сусаклагычы ярыннан килеп төшеп батып үлә.

Кызга нибары 30 яшь булган. Ир-егет белән кыз яр буенда күрешкән була. Егет берничә минутка машинадан чыккан, шул мизгелдә машина суга төшеп китә.

Ир коткаручылар чакырган, алар судан кызның мәетен алып чыккан. Фаҗиганың сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.


Фикер өстәү