Татарстанда 12 яшьлек бала суга батып үлгән

Коткаручылар Васильево бистәсе янында елгада батып үлгән баланың мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бүген 20.07 сәгатьтә коткаручылар бүген көндез Васильево бистәсе янында Сумка елгасында батып үлгән малайның мәетен тапкан.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген көндез Казан янында Васильево бистәсе янында 12 яшьлек малайны эзләгәннәр. Билгеле булганча, бала дуслары белән елга янына барган, бетон блоклар янына төшкән һәм суга егылган.

 


Фикер өстәү