Татарстанда өстенә бетон плитә җимерелеп төшкән эшче һәлак булган

Әлмәттә элеккеге автотранспорт предприятиесе бинасында эшченең өстенә бетон плитә җимерелеп төшкән, ир-ат һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бүген 8.40 сәгатьтә Сургут урамындагы элеккеге автотранспорт предприятиесе бинасында, бетон плитә җимерелеп, аның астында бер ир-атның кысылып калуы хакында хәбәр килгән. Эшчеләр аңа ярдәм итәргә теләсә дә, тырышлыклары бушка киткән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат перфоратор белән түшәмнең бетон плитәсендә тишекләр ясаган. Кайсыдыр мизгелдә плитә җимерелеп төшкән һәм эшче шуның астында кысылып калган. Алган җәрәхәтләрдән 28 яшьлек ир-ат шунда ук һәлак булган.

 


Фикер өстәү