Игорь Паньшин: “Безнең төп бурыч – җәйге чорда балалар лагерьларында һәм сулыкларда иминлекне максималь дәрәҗәдә тәэмин итү”

27 май көнне Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле каршындагы Территорияләрне һәм кешеләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия (алга таба – Ведомствоара комиссия) утырышы булып узды.

Видео-конференц-элемтә режимындагы киңәшмәне Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары, Ведомствоара комиссия рәисе Игорь Паншин уздырды. Чарада Татарстан Республикасыннан Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Премьер-министрының беренче урынфбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин, башка рәсми кешеләр катнашты.
Киңәшмәдә төп ике мәсьәлә – җәйге чорда балаларның имин ялын тәэмин итү һәм сулыкларда кешеләрнең фаҗигагә юлыгу очракларын ничек тә киметү.
Игорь Паншин билгеләп үткәнчә, җәйге чорда сулардагы фаҗигале хәлләрнең төп сәбәпләре булып махсус җиһазланылмаган урыннарда яки исерек хәлдә су коену , шулай ук балаларга күз-колак булмау тора.
Бу мәсьәләләр буенча фикер алышу йомгаклары Ведомствоара комиссия утырышы беркетмәсенә кертеләчәк.


Фикер өстәү