Кузгалаклы-алмалы бәлеш пешерү ЫСУЛЫ

Аш-су блогеры Лидия Нуретдиновадан кузгалаклы-алмалы бәлеш

Кирәк булачак: 1 стакан сөт, 25 грамм чүпрә, 1 чәй кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы атланмай, 2 йомырка, 3 стакан он, бәлеш өстен майлау өчен 1 йомырка, бераз үсемлек мае.

Эчлек өчен: 1–2 бәйләм кузгалак, 2 алма, берничә бөтнек яфрагы, тәменчә шикәр комы.

Җылы сөткә чүпрә салып болгатабыз. Тоз, шикәр комы, эретелгән атланмай, йомырка, он өстәп, камыр басабыз. Җылы урынга кабартырга куябыз.

Кузгалакны сапларыннан чистартып, ваклап турыйбыз. Алмаларны чистартып, төшләреннән арындырабыз да эре тишекле угыч аша үткәрәбез һәм лимон согы бөркибез. Бөтнекне ваклап турыйбыз. Шикәр комы өстәп, барысын бергә болгатабыз.

Камыр җәеп, майлы табага урнаштырабыз. Эчлекне салып, бәлеш ясыйбыз. Өстен йомырка сарысы белән майлап, 180 градуска кадәр кыздырылган газ миченә куябыз.

 


Фикер өстәү