Казан автобуслар өчен бүлеп бирелгән полосалары саны буенча лидер булып тора

Алар 43 урамда урнаштырылган, гомуми озынлыгы – 200 чакрым чамасы.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров әйтүенчә, автомобильчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү очраклары байтак. Ә автобус полосалары маршрутлар аралыгын саклау һәм җәмәгать транспортының шәхси транспорттан өстенлеген тәэмин итү өчен кирәк. Ул автомобиль хуҗаларыннан автобусларга игътибарлырак һәм юлларда саграк булуны сораган. Сүз уңаеннан, Татарстан башкаласы күптән түгел генә җәмәгать транспортының эш сыйфаты буенча Россиянең 76 шәһәре рейтингында өченче урынга чыккан.


Фикер өстәү