Кыргый һәм йорт хайваннарын таптаткан өчен нинди җәза көтә?

Язгы-җәйге чор җитүгә, кыргый хайваннар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре арта. Күпчелек очракта тәгәрмәч астына пошилар килеп керә. Бусы әле автомобиль юлларында, зур трассаларда очратырга мөмкин булган урман кунаклары гына. Авыл тирәсендә бу исемлеккә эт-мәче, каз-тавыгы өстәлә. Кыргый һәм йорт хайваннарын бәрдергән, таптаткан өчен нинди җәза каралган?

Кайсы да жәл

Май уртасында «ВТ» хәбәрчесенә дә поши белән машина бәрелешүенең шаһиты булырга туры килде.

Казаннан Кайбыч районына кайта торган юлда булды бу хәл. Тәүлекнең төнгә авышкан мәлендә, трассаның караңгы, урманлы өлешенә җитәрәк, алдарак барган машинаның кисәк кенә юлдан авышып алуына игътибар иттек. Каршы як полосада исә машина утларының сигнал биреп торуына күз төште. Тизлекне күпкә киметеп, шул урынга якыная башлагач, юл уртасында гаять зур пошиның ятуын аңладык. Бәрелешү шулкадәр көчле булган, күрәсең: кайбер әгъзалары юлның бер чатында, поши гәүдәсе башка якта ауный иде. Җәнлекне дә жәл, мондый хәлгә тарган машина йөртүче дә, билгеле. Бәрдергән кешеләр һәлакәт урыныннан китмәгән булып чыкты. «Зинһар, тиешле җиргә шалтыратыгыз әле, килсеннәр», – дип ялварды пассажирларның берсе. Аңлавыбызча, машиналар икәү булган, поши белән бәрелешүдән соң, берсе юл кырыена төшеп киткән. Вак-төяк җәрәхәтләр булгандыр, билгеле, әмма үлем-китемнәрсез. Мөрәҗәгать итүче дә шок хәлендә, ярсыган иде.

Бездән алдарак барган машина да бу хәлгә гаҗәпләнмәде түгел. Башта чыгып машинасын тикшерде. «Поши өстеннән узып киттем дип уйламадым да. Нәрсәдер төшеп калган дип торам бит. Җәнлеге дә зур икән! Бигрәк жәл инде. Машинага берни булмады», – дип сөйләнде ул.

Андый очракта бер мәлгә югалып та каласың шул. «112» номерын җыярга кирәклеге дә онытыла. Һәлакәтнең кайсы җирдә булуын да аңлатуы кыенлаша. Юл тәҗрибәгез булып, бәрелеш урынының ничәнче чакрымда килеп чыкканын әйтә алсагыз, бик әйбәт инде.

Әле шушы арада гына социаль челтәрләрдә Казан – Яшел Үзән трассасында кыргый хайванны бер җиңел машина бәрдерткән дигән хәбәр таралды. Апрель аенда 21 яшьлек мотоцикл йөртүче пошины бәрдереп, үзе дә күпсанлы җәрәхәтләр алды, хастаханәгә эләкте.

Нишләргә?

Беркемгә дә: «Бу хәл минем белән килеп чыкмаячак»,  – дип әйтү килешмәс. Аннан, юлда йөрү стажы да, төрле хәлләргә реакциянең булуы да гел саклап кала алмаска мөмкин. Җиңел котылдым дигәнең дә машинага салынган зыян күләме белән исәпләнәчәк.

Кыргый хайван, аеруча поши белән бәрелешү бигрәк тә куркыныч. Бәрелеш вакытында поши аягы бамперларга, ә гәүдә өлеше машинаның җил пыяласына (лобовое стекло. – Ред.) туры килә. Шул рәвешле поши машина салонына килеп керә. Хайван, әлбәттә, чыгарга омтылачак, мөгезләре һәм тояклары белән тыпырчына башлаячак. Пошиның тоягы белән бер тибүе кешенең баш сөяген шундук ярырга мөмкин. Салон эчендәгеләрнең исән калу өмете дә, ай-һай, бик аздан…
Кыргый хайваннар белән бәрелешүдән ничек сакланырга соң? Бик гади тоелган кайбер киңәшләрне белеп тору зыян итмәс. Беренчедән, игътибарлы булыгыз. Юл кырыенда зур җәнлек күрәсез икән, туктап тору кирәк. Юл чыгуын сабыр гына көтмичә, җәнлек өстенә диярлек машинагыз белән юнәлсәгез, ул куркырга мөмкин. Ярсыган хайванның ачуы да яман.

Җәнлеккә автомобиль фаралары белән яктыртмагыз. Ул машинагызны үзенең көндәше буларак кабул итәргә һәм өстенә ташланырга мөмкин. Машинадан чыгып, урман кунагын куып маташмагыз. Бу гамәл белән аның ачуын арттырырга мөмкин. Тешләргә дә күп сорамас!

Әгәр дә инде кыргый хайван юл уртасына ук чыгып баскан һәм урыныннан селкенми икән, машина белән мөмкин булганча акрын гына аның артыннан узарга тырышыгыз. Алдына чыкмау хәерле. Һәм, әлбәттә, урман аша уза торган трассаларда тизлекне киметеп йөрү кагыйдәсен онытмаска!

Таптатсагыз…

Машина астына кыргый хайван килеп керде икән, иң элек, коткыга бирелмәгез. Үзегезгә зыян килмәгән булса, вазгыятьне тиз арада кулга алып, чараларын күрергә кирәк.

Иң элек машинаның «аварийка»сын кабызыгыз, гадәти юл-транспорт һәлакәтләрендәге кебек үк, юлга махсус билге куегыз. Машинаны читкәрәк тә, арткарак та, бәрелеш булган урыннан ераккарак та күчерергә ярамый. Хәтта ул юл хәрәкәтенә комачау итсә дә.

Шуннан соң «112» номерына шалтыратып, ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк. Үзегезгә яисә башка пассажирның сәламәтлегенә куркыныч янаса, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм»гә мөрәҗәгать итегез.

Шунысын да онытмагыз: бернинди очракта да бәрелгән җәнлеккә ярдәм күрсәтергә тырышмагыз! Бу бик куркыныч. Билгеле, жәлләтә. Әмма сез бит аңа нинди ярдәм кирәген дә, нинди зыян салынганын да аңламаска  мөмкинсез. Ә хайван сезнең изге ниятне аңламаска, шок халәтеннән айнымыйча, өстегезгә ташланырга, таптарга, тешләргә дә күп сорамас. Исән калсагыз да, әле күпме прививкалар кадатасы, сәламәтлекне кайгыртасы булыр.

Юл-транспорт һәлакәте урынын фотосурәткә төшереп алырга кирәк. Машинаның кителгән урыннарын да, бәрелгән хайванны да, юл билгеләрен дә сурәткә кертергә онытмагыз. ЮХИДИ хезмәткәрләренең эшен, үзегезнең тормышыгызны җиңеләйтү өчен инде бусы.

«Кыргый хайваннар» дигән юл билгесеннән шүрләмәгез. Аның булуы әле сезне гаепле итми. Автотехник экспертиза үткәрүләрен таләп итегез. Алар, бәлки, азаккы нәтиҗәне сезнең файдага чыгарыр.

Нинди җәза каралган?

Россия урманнарында тереклек иткән барлык кыргый хайваннар дәүләт милке булып санала. Димәк, бу җәнлекләрне бәрдергән машина йөртүчеләр Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгына китерелгән зыян өчен штраф түләргә тиеш. Һәркайсының – үз хакы (таблицаны карагыз).

Бәрдергән хайван өчен матди зыянны каплаудан тыш, аерым очракларда машина йөртүчеләрне ЮХИДИ штрафлары да көтәргә мөмкин. Мисал өчен, Россия Административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсе буенча административ җаваплылык (юл-транспорт һәлакәтенә бәйле рәвештә бурычларны үтәмәү), ягъни юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән өчен җәза каралган. Бу 1–1,5 еллап машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яисә 15 тәүлеккә административ арест.

Бәрдергән хайванны үзең белән алып китү дә тыела. Машина йөртүчегә бу очракта җинаять җаваплылыгы яный. Мондый гамәлләр законсыз аучылык (броконьерлык) буларак бәяләнә. Россия Җинаять кодексы кысасында бәрдергән поши гәүдәсен үзләштергән өчен 200 мең сумлык штраф һәм 6 айга кадәр арест каралган.

Авыл җирендә машина астында калып үлгән җәнлекләр өчен исә хуҗаларына матди компенсация түлисе.

САН

2020 елда республика юлларында кыргый хайваннар катнашында 128 юл-транспорт һәлакәте булган. Гомуми зыян дистә миллион сум тәшкил иткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда илдә хайваннар катнашында 428 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 2019 елда шундый 435 авария булган. 2020 елның 10 аенда һәлакәтләр саны 611гә җиткән.

БУ – КЫЗЫК!

Хайваннар катнашындагы аварияләрнең күбесе май – октябрь чорына туры килә. Бу, бер яктан, автомобиль агымының көчәюенә, икенче яктан, хайваннарның биологик ритмына да бәйле. Кайбер җәнлекләр эссене авыр кичерә, сулыклар эзләп күчеп йөрүләре ихтимал. Урманнарны кисү дә хайваннарның тереклек итү тирәлегеннән чыгуына тәэсир итә.

Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының 948 номерлы боерыгы нигезендә каралган штрафлар

Җәнлек атамасы Матди компенсация күләме
Поши, себер тау кәҗәсе, сарыкүгез (овцебык. – Ред.) 80 000
Кабан, Төньяк кыргый боланы 30 000
Затлы болан (благородный олень. – Ред.) 70 000
Сайгак, туры, тимгелле болан, кабарга, нәфис болан 60 000
Кыр кәҗәсе, муфлон, серна 40 000
Чубук 100 000
Зубр белән бизон гибриды 180 000
Аю 60 000
Бурсык 12 000
Харза, кондыз, байбак, сусар 6 000
Кеш, кама, росомаха 15 000
Селәүсен 40 000
Бүре, төлке, шакал, янут, янутсыман эт 200
Кыргый песи, куян, йорт куяны, чәшке, корсак, ак төлке (песец. – Ред.) 1 000
Тиен, борындык, ас, ласка, солонгой, су күсесе 500
Сукыр тычкан, йомран, әрлән,  су тычканы 100
Суер 6 000
Саджа, кыргавыл, улар, көртлек 2 000
Каз, казарка 1 000
Үрдәк, күгәрчен, вальдшнеп, кыр тавыгы, кеклик, боҗыр 600
Урман күгәрчене, бүдәнә, бибек 200

 Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү