Имтиханда полиция саклаячак

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру урыннарында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дежур торачак. Бу хакта «Рособрнадзор» башлыгы Анзор Мурзаев белдерде.

Иминлек чараларын көчәйтү 11 май көнне Казанда булган фаҗига белән бәйле. Мурзаев әйтүенчә, карар Президент кушуы буенча кабул ителгән. Полиция хезмәткәрләре үзләренең вәкаләтләре кысасында имтиханнарны үткәрү урыннарында иминлекне кайгыртачак. Быел Татарстанда 16,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак. БДИ 31 май көнне география буенча имтиханнан башлана.


Фикер өстәү