Камил хәзрәт Сәмигуллин Швециядә Изге Коръән китабын яндыру очрагына карата фикерен белдерде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең t.me/kamil_hazrat  рәсми телеграм-каналында Швециядә Коръәнне яндыру акциясен яманлап пост чыгарды. Ул «әлеге көчсезлек кыланышы — Коръәнгә каршы берни куеп булмаганга чираттагы дәлил», — дип белдерде.

Камил хәзрәт шулай ук: «Әгәр дә Исламга зыян китерәсең килсә, аның Хак дин булмавына, Коръәннең Аллаһ Сүзе түгеллегенә дәлилләр китер», — дип язды. Ул мөселман кардәшләрне шушындый мескен кешеләргә иң яхшы җавап буларак Раҗәб аенда тырышып Раббыбызга гыйбадәт кылырга һәм динебездә китерелгән нык һәм көчле дәлилләрне тирән өйрәнеп, аның бөтен матурлыгын һәм бөеклеген күрсәтергә чакырды. Постның тулы тексты белән монда танышырга мөмкин.


Фикер өстәү