Казанда «Мисс Татарстан-2023» конкурсының җиңүчеләре ачыкланды

«Мисс Татарстан-2023» конкурсының 25 нче юбилей финалы республика башкаласында тәмамланды.

Быел конкурсның иң төп үзенчәлеге башка төбәкләрдән 20 хатын-кызның «Мисс beauty fest» титулы өчен көрәшүе булды. Шуңа бәйле финалга гадәттәгечә 30 катнашучы түгел, ә 50 катнашучы узды.
Республиканың төп гүзәле булып Казанда туып-үскән Ралина Пронина танылды.
«Мисс Казан» титулын Екатерина Морозова алды, ә «Мисс beauty fest» номинациясендә Ростов-Донда туган Дарья Федорова җиңүче  булды.

Фикер өстәү