«Мисс Казан-2023» исемен яулаган туташ бүләккә алган акчасын хәрбиләргә ярдәм итү өчен тоткан

«Мисс Татарстан-2023» республика чибәрлек бәйгесенең «Мисс Казан-2023» титулы иясе булып танылган Екатерина Морозова бүләккә алган акчасын махсус хәрби операция зонасындагы булган хәрбиләр өчен дарулар алу өчен тоткан. Дарулар һәм медицина кирәк-яраклары “Ярдәм янәшә!” республика иҗтимагый оешмасы аша җибәреләчәк.

– Безнең университетта «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте эшли. Алар «Ярдәм янәшә!» иҗтимагый оешмасы аша хәрбиләр һәм аларның гаиләләре, Лисичанск халкы өчен гуманитар ярдәм җыюны оештыралар, җыелган әйберләрне аралау һәм төрү белән складта ярдәм итәләр. Матурлык бәйгесендә җиңеп алган акчалата призны игелекле эшкә тоту карары үзеннән-үзе барлыкка килде, – ди Екатерина Морозова.

Акчаларның бер өлеше махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен медикаментларга тотылачак, бер өлешен Екатерина Анжела Вавилова исемендәге фондның Казан хосписына балалар өчен махсус азык-төлек сатып алуга җибәрергә җыена.

Екатерина Казан дәүләт медицина университетында педиатр бүлегендә укый, “Безнең ветеран” медик-социаль проектын җитәкли. 21 яшьлек туташ укудан тыш фәнни һәм волонтерлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә. Шулай ук Татарстанны Бөтенроссия һәм Халыкара матурлык бәйгеләрендә һәм фәнни конференцияләрдә тәкъдим итәргә ниятли.


Фикер өстәү