Татарстанда җәмәгать судьясына документларны өйдән чыкмыйча гына тапшыру мөмкинлеге ачылган

Татарстанда яшәүчеләр республика җәмәгать судьяларының суд участокларына документларны электрон рәвештә тапшыра ала.

Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, җәмәгать судьяларының барлык суд участокларында электрон система гамәлгә кертелгән. Моңа кадәр барлык документлар да кәгазьдә тапшырылып килгән. Хәзер исә оешмаларга да, гади халыкка да җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать итү гадиләштерелгән.

Юстиция министрлыгында аңлатып үтелгәнчә, документларны электрон рәвештә тапшыру өчен Татарстан Җәмәгать судьялары порталына кереп, “Шәхси кабинет” булдырырга кирәк.
“Шәхси кабинет”та түбәндәге гамәлләрне башкарырга мөмкин:

*электрон шикаятьләр, үтенечнамәләр һәм гаризалар тапшыру. Гаризаны суд процессында катнашучы үзе дә, аның вәкиле дә (башка документлар белән бергә, ышанычнамә күчермәсе кирәк) бирә ала.
*суд эшләре турында мәгълүматларны белешү. Бу мәгълүматлар “Дела” бүлегендә ике вариантта: исемлек рәвешендә һәм тәфсилләп бирелә.

Документлар тапшырганнан соң аларның “юлын” (статусын) “Мои документы” бүлегендә күзәтеп барырга мөмкин. Быел инде электрон рәвештәге 8403 гариза кергән.

“Суд системасының цифрлаштырылуы гадел хөкем мөмкинлекләреннән файдалануга киңрәк юл ача. Судның төрле этапларында берсен-берсе кабатлаган эшләрне башкаруга вакыт, хезмәт һәм акча чыгымы кими. Судьяларга гына түгел, беренче чиратта, суд бәхәсләрендә катнашучыларның үзләренә үк кагыла бу. Республикада яшәүчеләрнең игътибарын цифрлы яңа мөмкинлекләргә юнәлдереп, алардан файдаланырга киңәш итәбез”, – дип аңлатып үткән юстиция министры урынбасары Надежда Рогозина.


Фикер өстәү