“Ак барс” Владивостокта “Адмирал”ны җиңде һәм сериядә 3:1 исәбе белән алда бара

Бүген Владивостокта Көнчыгыш конференциясе ярымфиналының дүртенче очрашуы узды. “Ак барс” җирле “Адмирал”ны овертаймда 2:1 исәбе белән отты.

Матчта исәпне беренче периодның 6нчы минутында “Ак барс”тан Кирилл Семенов ачты. Икенче периодта хуҗалар уңышка иреште. Очрашуның җиңүчесе исә овертаймда гына ачыкланды. Хәлиткеч алканы 66нчы минутта Казан командасы капитаны Александр Радулов кертте.

Шулай итеп, “Ак барс” сериядә 3:1 исәбе белән алда бара. Киләсе очрашу 24 мартта Казанда узачак. Серия 4 җиңүгә кадәр дәвам итә.


Фикер өстәү