Финнарга боз ябык. «Ак барс» Казан – Уфа каршылыгын җиңү белән башлады

Бисмилласы бар. «Ак барс» Көнчыгыш конференциясендәге ярымфиналның беренче очрашуында җиңүгә иреште. Казан командасы матчның яртысы узганчы ук «Салават Юлаев» капкасына 4 алка кертеп, уенның язмышын хәл итеп куйды. Фин хоккейчылары исә Уфага ярдәм итә алмады.

Гагарин Кубогы ярышында төп вакыйгага әверелгән Казан – Уфа каршылыгы турында белгечләр төрле фараз ясаса да, бер мәсьәләдә уртак фикер әйтәләр. «Салават Юлаев»ның фин уенчыларыннан торган беренче өчлеге шәп. Шуңа күрә кагыйдә бозмаска кирәк. Уфа андый хаталарны кичерми. «Ак барс» тотрыклы состав белән алдыра. Казан командасындагы дүрт өчлекнең һәрберсе уен язмышын хәл итәргә мөмкин. «Татнефть-Арена»да узган тәүге очрашу да бу фикерләрнең хакыйкатькә якын булганын раслады.

Хоккей тамашачысы өчен зур бәйрәмгә әверелгән очрашу моңсу вакыйгадан башланды. Матч алдыннан Санкт-Петербургның «Динамо» командасы капитаны Тимур Фәйзетдиновны искә алдылар. Яшьләр хоккей лигасында Ярославльдә «Локо»га каршы узган матч барышында башына алка тиеп, аңын югалткан егет, табиблар ничек кенә тырышмасын, берничә көннән хастаханәдә җан бирде. Татар егетен туган шәһәре – Чиләбедә җирлиләр.

«Татнефть-Арена»ны бөтенләй диярлек тутырган тамашачының кәефен күтәрерлек вакыйганы исә озак көтәргә туры килмәде. Беренче периодның нәкъ уртасында Патрис Кормье «Ак барс»ның беренче алкасын кертте. Бу вакытта Казан командасы бер кешегә күбрәк уйный иде. Мөһим алка – чөнки соңгы вакытта «Ак барс» күплектә уйнаганда артыгын майтара алмый. Тамашачыны урыныннан торгызган икенче алка Уфа капкасына икенче период башында керде. Бу юлы Михаил Глухов уңышка иреште. «Булды бу!» дип шатланды тамашачы. Тик «Татнефть-Арена»да Глуховның фамилиясе яңгырарга да өлгермәде, Уфа командасы җавап бирде. Ике алка арасында нибары 26 секунд вакыт узды. Ә тагын ике минуттан «Салават Юлаев»ның исәпне тигезләр өчен менә дигән мөмкинлеге пәйда булды: «Ак барс» бер кешегә азрак калды. Уфа ягыннан бозга финнар чыкты, Казан тарафы ялгышмаска тырышып саклана башлады. Көндәшләр һөҗүм белән мавыкты, 20 яшьлек Дмитрий Воронков исә «Салават Юлаев» капкачысы Юха Метсоланың башын әйләндереп, исәпне 3:1 ясады. «Ак барс» өчен 100 нче матчын уйнаган егет үзенә әнә шундый бүләк ясады. Ә тагын өч минуттан моңарчы плэй-оффларда алка кертә белми дип саналган Найджел Доус Метсоланы боздан бөтенләй чыгып китәргә мәҗбүр итте. Бу вакытта очрашуның 30 нчы минуты бара иде.

Очрашуда кабат алка кертмәделәр. Безнекеләр болай да канәгать иде, көндәшләр исә булдыра алмады. Дөрес, бозда көрәш туктамады. Суктылар, бәрделәр, ектылар – барысы да булды. Статистикага күз салсак, анда Уфа командасының капкага күбрәк сугуы күренә – 30:21. Аның каравы Казан уенчылары көч куллану алымыннан ике мәртәбә күбрәк файдаланган – 10:6. Өченче периодның уртасында «Ак барс» уенчысы кагыйдә бозып, боздан куылгач, «Салават Юлаев» капкачы урынына тагын бер һөҗүмче чыгарды. Көндәш һөҗүме ике минут туктап тормады, әмма файдасы булмады. Матч тәмамлангач, «Ак барс»ның баш тренеры Дмитрий Квартальнов нәкъ менә шул 2 минутлык уенны матчның хәлиткеч өлеше дип атады.

Шулай итеп, беренче очрашуда нинди нәтиҗә ясый алабыз? «Ак барс»тагы дүрт өчлекнең дүртесе дә берәр алка кертте. Һөҗүм белән кирәгеннән артык мавыкмыйча, сак турында да онытмаган Казан командасы Уфаның фин өчлегенә мөмкинлек бирмәде. Көндәшләр бер-берсен кызганмаса да, очрашуда бәхәсле вакыйгалар да, уен беткәч, хөкемдарларны искә алучы да булмады. Ә «Салават Юлаев» «Трактор»га каршы уйнаганда да беренче очрашуны җиңелү белән башлаган иде. Кыскасы, җомга көнне тагын да кызыграк булачак.

Дмитрий Квартальнов, «Ак барс»ның баш тренеры:
– Бүген барысы да булдырды, яхшы уйнадылар. Барысы да тырышты. Алга чыктык – анысы бик яхшы. Әмма бу әле беренче уен гына.

«Салават Юлаев»ның баш тренеры Томи Лямса:
– Иң мөһиме – хәзер без «Ак барс»ның нәрсәгә сәләтле булганын беләбез. Үз уеныбызны яхшыртыр өчен ни эшләргә кирәклеген аңлыйбыз. Бу әле беренче очрашу гына. Җомга көнне очрашырбыз.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фотолар: ak-bars.ru


Фикер өстәү