«Ак барс» үз бозында СКАны отты, Александр Радулов 3 алка кертте

«Татнефть-Арена»да «Ак барс» белән СКА арасында узган очрашу хуҗалар файдасына тәмамланды. Казан командасының иң нәтиҗәле һөҗүмчесе Алексанр Радулов әлеге матчта берьюлы 3 алка кертте.

Беренче периодта уен СКАның өстенлеге белән узса да, исәпне хуҗалар ачты. Алканы берничә матч дәвамында бозга чыкмаган Кирилл Петров кертте. Икенче период уртасында исә кунаклар исәпне тигезли алды. Ә аннары «Ак барс»ның беренче өчлеге сәхнгә чыкты. Башта Дмитрий Воронков «боз сугышы»нда көндәше Никита Комаровтан көчлерәк икәнен раслады. Ә соңрак Александр Радулов ике минут эчендә СКА капкасына ике алка кертте.

Өченче период ахырында кунаклар бер мәртәбә уңышка ирешеп, исәпне 3:2 ясадылар. Әмма «Ак барс» өстенлекне кулдан ычкындырырга теләмәде. Башта Илья Сафонов, аннары янә Александр Радулов Казан командасына күптән көтелгән җиңүне алып килделәр.

Киләсе очрашуны «Ак барс» 19 ноябрьдә Омскида «Авангард»ка каршы уздырачак.

«Ак барс» – СКА – 5:2 (1:0, 2:1, 2:1)
1:0 Петров (Сафонов, 15:08)
1:1 Гусев (Камалов, Воробьёв, 32:32)
2:1 Радулов (Бурмистров, 37:00)
3:1 Радулов (Воронков, 38:49)
3:2 Ожиганов (Воробьёв, Гусев, 44:58)
4:2 Сафонов (Янчевский, 52:36)
5:2 Радулов (Сафонов, Воронков, 55:28, 5х4)


Фикер өстәү