“Шаян”нар бүләге — концерт

“Шаян ТВ” балалар телеканалында оештырылган “Балачак җыры” телевизион музыкаль проекты җиңүчеләре Казанның 18 нче татар гимназиясе укучыларына концерт бүләк итте.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылган “Балачак җыры” бәйгесенең максаты татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт. Ул инде 3 нче ел рәттән уздырыла.

18 нче гимназиядә узган концертта Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев та бар иде. Ул мәктәп укучыларын тел комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов исеменнән сәламләде:

– Бик шатланып килдем сезгә. Уку елы башында мәктәпнең яңа бинасы ачылышына Марат Әхмәтов та килгән иде. Аның тырышлыгы белән тормышка ашкан хыял бу. Бик яхшы, татар мохитле гимназия, дип кайтты. Аңа бик зур рәхмәт. Телевизордан гына түгел, балалар үз күзләре белән күрсен дип мәктәпләргә концертлар белән киләбез. Телне җыр, мәдәният аша үстерүдә “Шаян ТВ” үткәрә торган “Балачак җыры” бәйгесенең роле зур.

Дәүләт Советы депутаты фикеренчә, элеккеге балачак җырлары хәзерге балаларга кызык булмаска мөмкин. Үзенчәлекле, заманча җырлар кирәк.

– Хәзерге балалар бик алдынгы, аларның белмәгәннәре юк. Бәйге композиторларны, шагыйрьләрне таба һәм алар иҗат иткән яңа җырларны балаларга җиткерә. Алга таба да шулай тырышып эшләгез, – диде ул.

18 нче гимназия директоры Гөлшат Фәсхетдинова концертны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде:

– Безгә шундый матур туган тел бәйрәме бүләк иткәнегез өчен, зур проектның бер өлеше булырга мөмкинлек тудырганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Бүген безнең алда яшь, талантлы, матур артистлар чыгыш ясады. Татар телебез белән горурланып, ана телебездә сөйләшкән балаларыбыз булганда, телебезнең киләчәге бик матур булыр дип өметләнәбез.

Сүз уңаеннан, бу концертны Казанның Яңа Савин районындагы 177 нче лицей һәм Совет районының 180 нче гимназиясе укучылары өчен дә куячаклар.

 Ләйсән Сафина


Фикер өстәү