“Галия апаның ышанычын аклагыз!” Рөстәм Миңнеханов “Ак барс” хоккейчыларына уңыш теләде

Татарстан Президенты “Ак барс” хоккейчыларына уңыш теләде. Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналына видеомөрәҗәгать урнаштырган. “Алга, Ак Барс! Галия апаның ышанычын аклагыз!”, – дип язган ул.

Видеодагы өлкән яшьтәге җанатар апа “Ак барс”ка рәхмәт әйтә һәм уенчыларга сәлам юллый. “Сезнең барлык матчларыгызны карыйм, хәтта кайчак намазларым да кала. Алга, “Ак барс”, алга!”, – ди ул.

Бүген Казан командасы “Татнефть-Арена”да Санкт-Петербургның СКА командасы белән очраша. “Ак барс” ноябрьдә уздырган 6 матчның нибары 2сендә генә җиңү яулады. Команданың 29 очкосы бар, безнкеләр Көнчыгыш конференциядә сигезенче урында. СКА 54 очко белән Көнбатыш конференциядә беренче урында.


Фикер өстәү