“Ак барс” Көнчыгыш конференциясенең финалына чыкты

Казанның “Ак барс” командасы Уфада “Салават Юлаев”ны дүртенче матч рәттән отып,  Көнчыгыш конференциясенең финалына чыкты.

23 мартта узган очрашуның беренче периоды алкасыз узды. “Ак барс” ике мәртәбә күплектә уйнаса да, бу мөмкинлекләрдән файдалана алмады. Икенче периодта исә уен җанланды. Казан командасы ике алка кертте. “Ак барс”тан Кирилл Петров белән Дмитрий Воронков шәхси статистикасын яхшыртты. Сүз уңаеннан, Петров та, Воронков та алдагы матчларда “Салават Юлаев” капкасына берәр алка керткән иде.

Өченче период башында ук Станислав Галиев “Ак барс”ның өченче алкасын керткәч, “Салават Юлаев” капкачысын алмаштырырга мәҗбүр булды.

Период уртасында бозда берничә тапкыр хоккейчылар арасында бәрелеш килеп чыкты. Нәтиҗәдә “Ак барс” ягыннан Патрис Кормье, көндәшләрдән исә Григорий Панин белән Тему Хартикайненны боздан куып чыгардылар. Әмма Казан команадасы бер кешегә күбрәк уйнау мөмкинлегеннән файдаланмады.  Аның каравы, Уфа командасы бер-бер артлы ике алка кертеп, исәпне 2:3 ясады.  Хуҗалар азакта ике минут дәвамында капкачыларын алмаштырып уйнаса да, уен кунаклар файдасына тәмамланды.

“Ак барс”ның Конференция финалындагы көндәше “Авангард” һәм “Металлург” арасындагы уеннар тәмамлангач билгеле булачак. Әлегә аларда исәп 2:1.


Фикер өстәү