Владимир Путин Кремльдә Айдар Җаббаровка яшь мәдәният эшлеклеләре премиясен тапшырган

Россия Президенты Владимир Путин Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры Айдар Җаббаровка дәүләт башлыгының яшь мәдәният эшлеклеләре премиясен тапшырган. Тантана Мәскәү Кремлендә узган, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Режиссер Татарстан җитәкчелегенең, шул исәптән республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның зур ярдәме өчен рәхмәт белдергән.
“Татарстан, юк, дигән сүзне белми. Барлык иҗади башлангычларыбыз, иҗади тәкъдимнәребез һәрвакыт хупланып килә. Театрда хезмәт итүемә шатмын һәм бәхетлемен. Президент каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы әгъзаларына, аерым алганда, Валерий Владимирович Фокинга, әлеге совет рәисе буларак, Владимир Владимирович, Сезгә хезмәтемне шулай югары бәяләгән өчен рәхмәт әйтәсем килә”, — дип белдергән Җаббаров, бүләкне алу мизгелләрендә.

Алдагы көнне яшь режиссерның Россия Президенты премиясе лауреатына әйләнүе турында мәгълүм булган иде. Указда билгеләп үтелгәнчә, Айдар Җаббаров илебезнең театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен әлеге бүләккә лаек булган.


Фикер өстәү