Яшел Үзән шәһәрендә Сара Садыйкова урамы пәйда булырга мөмкин

Яшел Үзән районы хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев үзенең телеграм-каналында Яшел Үзән шәһәренең бер урамына Сара Садыйкова исемен бирергә планлаштырылуы турында язган.

“Татар-информ” хәбәренә караганда, хакимият башлыгы “татар сандугачы” һәм режиссер Газиз Айдарскийның кызы Әлфия Айдарская белән очрашудан соң шундый фикергә килгән.
Без Әлфия Газизовна белән инде 2022 елның октябрендә Айдар авылында очрашкан идек. Биредәге мәктәптә әлеге шәхесләрнең музей бүлмәсе булдырылган. Газиз Айдарский һәм Сара Садыйкованың бабасы – тумышы белән Яшел Үзән районыннан. Биредә, Айдар авылында, 1999 елда режиссер Газиз Айдарский истәлегенә тәүге юбилей концерты да узган”, – дип язган Афанасьев.

Хакимият башлыгы шулай ук Әлфия ханымның, инде өлкән яшьтә (98 яшь) булуына карамастан, әти-әнисе истәлеген саклауны, китаплар бастыру һәм аларның иҗатына багышланган концертлар оештыруны дәвам итүен билгеләп үткән.

Сүз уңаеннан, 5 майда Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Сара Садыйкованың тууына 117 ел тулуга багышланган концерт булачак. Биредә аның Бөек Ватан сугышы темасына багышланган җырларын республикабызның иң шәп җырчылары башкарачак.


Фикер өстәү